Гөлназ Сәфәрова: «Татар эстрадасында зәңгәрләр бар һәм булачак»

Татар эстрадасының кайбер артистлары Гөлназ Сәфәровага зәңгәр булулары турында сөйләгән. Ул бу хакта сторисларында яза.
Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова сторисларында инстадусларының сорауларына җавап биргән.
 
«Берсендә татар эстрадасында зәңгәрләр бармы дигән сорауга, „әлбәттә“ дип җавап биргән идегез. Ничек инде ул алай?» — дигән берсе.
 
«Шулай инде менә. Дөрес, алар әлегә парлашып чыкмый», — дигән Гөлназ.
 
«Ул татар эстрадасында зәңгәрләр бар дигән сүз миңа да тынычлык бирми», — дип язган икенчесе. Аңа Гөлназ: «Ник? Тынычлап яшәсеннәр», — дип җавап биргән.
 
Инстачыларны ул зәңгәрләрнең өйләнгәнме, юкмы икәнлеге дә кызыксындырган. «Үләм. Зәңгәрләр турында сорап тутырдыгыз. Алар булган һәм булачак инде. Шул исәптән эстрадада. Ләкин мин бит шәм тотып тормадым, үзләре әйткәннән генә беләм», — дип язган Гөлназ.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии