Гөлназ Сәфәрова «Татар радиосы» эфирыннан китә

Гөлназ Сәфәрова "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе белән киләчәккә планнарын уртаклашкан. "Сентябрь аеннан мин «Татар радиосы» эфирын­нан китәчәкмен. Бөтенләйгә түгел, әлбәттә. Әмма иртәнге һәм көндезге тапшыруларда Гөлназ Сәфәрованы ишетеп булмаячак. Яңа сезоннан мин бары тик үземнең авторлык программам белән генә эфирда калырга булдым.
Җитәкчелек белән киңәшләштек, хәл иттек. Алла боерса, үземнең программам булачак. Тапшыруга министрларны, җәмәгать эшлеклеләрен, төрле өлкә белгечләрен чакырачакбыз. Аның әлегә «рабочий» исеме генә бар", – дигән ул.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии