Гөлназ Шәрипҗанова: Илсур белән танышкач, яңа сулышым ачылды

Соңгы вакытта Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар дуэты популярлашып китте. Җыр башкару ягыннан гына түгел, танылган артистларның концертларын алып баручы буларак та бу парга профессиональ осталык хас. Гөлназ үзе дә актив, аралашучан, гади һәм һәр фикерен турыдан бәреп әйтә. Аның белән аралашу җайлы, рәхәт.

- Гөлназ, Илсур белән "Гүзәл-Илдар" җыр театрында эшләгәндә таныштыгыз. Озак очрашып йөрдегезме?

- Апрель аенда таныштык, июньдә никах укыттык һәм сентябрьдә туебыз гөрләп үтте. Мин "Гүзәл-Илдар" җыр театрына килгәндә, Илсур анда эшли иде инде. Гүзәл белән Илдарның 11нче сезон программасын без икәү алып бардык. Быелгы сезонда эшләүдән баш тартырга туры килде, чөнки Гүзәл белән Илдар айлар буе гастрольләрдә йөри. Ә безнең бит әле төп эш урыны да бар - икебез дә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында эшлибез.

- Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның быелгы "Улым" программасын карадыгызмы? Нинди фикерләр туды?

- Әйе, карап кайттык. Сәхнәгә менеп, һәркайсына, шул исәптән музыкантларга бүләк-күчтәнәчләр тапшырдык. Концерт тәмамлангач та, артистлар янына кереп сөйләшеп алдык. Аннан соң "Гүзәл-Илдар" җыр театры музыкантлары безгә кунакка килде. Аларны ике партия манты пешереп сыйладым. Программага килгәндә, сүз дә юк, җиренә җиткереп, күп көч сарыф ителеп башкарылган, тик, минемчә, тамашаны махсус кеше алып барырга, биюче биергә, ә җырчы бары тик җырларга гына тиеш.

- Гөлназ, бүгенге көндә сезнең дуэтка ихтыяҗ зур. Күп кенә җырчылар концертларын алып барырга нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итә. Азат Фазлыевның да кичәсен алып бардыгыз. Хәзерге вакытта Филүс Каһиров белән гастрольләрдә йөрисез.

- Филүснең концертын узган ел да алып барган идек. Шуннан ошатып калганмы, быел да үзенә чакырды. Күпләр Филүсне моңсу, йоклата торган җырлар башкара дип уйлый. Әмма быелгы программасы бик җанлы. Аның башкаруындагы җырларның яртысы татар халык җырлары булса, яртысы - эстраданыкы. Әлбәттә, ул бары тере тавышка гына җырлый. Тиздән халык үзеннән-үзе мондый башкаручыларга тартыла башлаячак. 12-19 ноябрьдә Филүс Каһировның Татарстан буенча концертлары булачак. Якын арада Альфред Якшимбетов, Кирам Сатиевның иҗат кичәләрен алып барачакбыз. Ике алып баручы белән тамашаны кызыклы итеп оештырып була, чөнки ул диалогка корылган, анда бәхәс, көлешү, аңлашу, фикер алышу да бар. Үзебезне таныту максатыннан клиплар төшерәбез.

- Клиплар дигәннән, "Сагынасыңмы, саргаясыңмы?" җырының клибы барлык хит-парадларда югары баскычларны яуларга өлгерде. Моның сере нидә икән?

- Ул клипны бүгенге көндә "Яңа гасыр" телеканалындагы "Музыкаль дистә", "Мәйдан"дагы "Хәрәкәттә бәрәкәт" һәм ТМТВ каналындагы "Топ клип" тапшыруларында күрергә һәм тавыш бирергә мөмкин. Без башкарган җырлар, аларның темасы өлкән буын кешеләренә дә, яшьләргә дә якын. Аннан соң безнең һәр башлаган эшебез ихлас күңелдән башкарыла.

- Гөлназ, моннан ун еллап элек "Татар җыры"нда Татарстан халык артисты Хәния Фәрхи белән дуэт башкарган идең. Шундый дәрәҗәле фестивальләрдә Илсур белән чыгыш ясау хыялы юкмы?

- Ул вакытта җырлап, артистлар белән гастрольләргә йөреп, тәмам "йолдыз"га әйләнеп беткәч, кинәт җырлаудан туктаган идем. Илсур белән танышкач, яңа сулышым ачылган кебек булды. Җиң сызганып яңа җырлар иҗат ителә башлады. Без, бигрәк тә Илсур, үзебезне үстерү өстендә бик күп эшлибез. Әлбәттә, безне дә күрерләр, уңышларыбызны бәяләрләр дип өметләнәбез.

- Студент елларында чуар колготкилар җыю белән мавыга идең. Бу мавыгуың һаман да бармы әле?

- Хәтерлим, колготкилар сату ларегы ачырга да хыялланып йөргән идем. Юк, хәзер андый мавыгуым юк инде. Колготкилар да бик киелми, джинс чалбарга күбрәк өстенлек бирәм. Аннан соң гастрольләр белән еш йөргәч, юлда спорт киеме белән уңайлырак.

- Берничә ел элек аралашканда, ике хыялым бар дидең: берсе - кияүгә чыгу, икенчесе - шәхси эш ачу. Беренче хыялың тормышка ашты, икенчесе ничегрәк?

- Аллага шөкер, тиң ярымны табып кушылдык. Илсур - минем өчен яратылган кебек, аны бик яратам, хөрмәт итәм. Иртәгә аның туган көне, бәлеш пешереп, әниләр белән бергә билгеләп үтәргә җыенабыз. Бүләгемне дә әзерләп куйдым инде. Шәхси эшкә килгәндә, ул шушы банкетлар, концертлар алып бару белән бәйле итеп күзалдына килә иде. Һәм без шушы юнәлештә уңышлы гына эшлибез. Дуэтыбызга ихтыяҗ зур, шунысы сөендерә.

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии