Гөлназ Сираева гаҗәеп иптәш тапкан

Эстраданың танылган җырчысы Гөлназ Сираева күптән түгел песи баласы алган. Җырчыны белгән туганнары һәм дуслары Гөлназның бу адымына бик нык гаҗәпләнгән. Ни өчен дисезме?
"Кечкенә чагымда мәчеләрдән бик курка идем. Кунакка баргач, яныма мәче килеп утырса да, сикереп торып китә идем. Үз йортыбыз белән яшәсәк тә, әни мәчеләр яратмады. Ләкин яшь барган саен мәчеләрне ярата башладым. Курку хисе дә юкка чыкты. Бервакыт Казандагы туганнарның песиләре балалагач, бер песи баласын үземә алырга булдым", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Сираева.
 
Җырчы песи баласына Чаллыга кайтып барышлый ук "Миучиа" дигән исем сайлаган. Гөлназ сүзләренчә, песи асрау - шактый чыгымлы икән, чөнки Миучиа гади мәче ризыгы ашамый, аңа махсус маркалы ризык ашаталар. Ул ризыкка аена 1000-1200 сум акча кирәк икән.
 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии