Гөлназ Сираева яңа тапшыру алып бара башлаган!
– "Гөлназда – кунакта" тапшыруы Татарстанда яшәүче уңышка ирешкән шәхесләр турында. Алар арасында төрле һөнәр ияләре, шул исәптән артистлар да булачак. Өч тапшыруыбыз матур гына узып китте. Ул атнага бер тапкыр – сишәмбе көнне көндезге 11 сәгатьтә туры эфирда була, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Сираева.
Гөлназ һәрвакыт яңалыкка омтыла, белем ала, үзен үстерә. Үзе дә: "Кеше үсешкә омтылмаса, яшәүнең мәгънәсе булмас иде", – ди. Алып баручы роле Гөлназның күңеленә хуш килгән. Хәер, ул болай да төрле мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнә иде. "Әмма бу икесе ике төрле әйбер икән. Туйда яисә сольный концертта вакыт ягы чагыштырмача зур. Гадәттә, мәҗлес салмак кына башланып китә һәм ахырга таба кыза башлый. Ә тапшыру нибары 1 сәгать тирәсе бара, вакыт чикле. Һәм менә шушы вакыт эчендә мин барысын да күрсәтергә, теманы тулысынча ачарга тиеш. Шуңа да беренче тапшыру кыенрак бирелде. Өйрәнәм генә бит әле", – ди җырчы.
Комментарии