Гөлназ Солтанова иренең кем булуы турындагы серне ачты

Ягымлы җырчы Гөлназ Солтанованы “Инстаграм”ын ачсаң, аның үтә дә бала җанлы икәне һәм үз-үзе белән гармониядә яшәве сизелә. Бу чынлап та шулай микән дигән сорауга җавап табу өчен Гөлназ белән элемтәгә кердек.

- Гөлназ, хәлләрегез ничек? Нинди яңалыкларыгыз бар?

- Әйбәт. Әле йогадан чыктым. Һәрдаим фитнеска йөрергә, үземне тонуста тотарга тырышам.
Тормышымда әллә нинди яңалыклар юк, бар да бер көе. Тик утырылмый, балалар белән шөгыльләнәм: Амелия мәктәптән тыш вокалга йөри, Җәүдәт – бассейнга, ә кечкенәбез Роберт балалар бакчасына барырга әзерләнә... 

- Үз-үзегез белән гармониядә яшисезме?

- Әлбәттә, чөнки башкача яшәү мөмкин түгел. Әлегә сәхнәдән генә ерагайдым... Җиң сызганып эшкә алынырга иде. Җырчылар да бигрәк күп бит, үтемле дә булмам дим. Планнар зурдан... Әле күптән түгел Филүс Каһиров белән яңа дуэт яздырдык, тиздән тамашачыны сөендерербез дип уйлыйм.

- Гармониядә яшәүнең төп сәбәпчесе – ул тормыш ипәшегездер...

- Әлбәттә. Ул безне бар яклап та хәстәрләп кенә тора.

- Ә ник аның белән төшкән фотоларны социаль челтәрләргә бер дә куймыйсыз?

- Күз тидерерләр дип куркам. Шәхси тормышны пәрдә артында калдыру яклымын. Беләсездер, бу минем икенче никахым һәм артыгын сөйлисем килми. Бу өлкәдә бик сак булырга тырышам. Аның аккаунты бер челтәрдә дә теркәлмәгән, андыйны яратмый ул. Үзе дә каршы булгач, мин дә фотоларны куймыйм. Ә аннары ирең белән кочаклашып төшкән фотоны урнаштыруның ни кызыгы бар инде? Балаларны фотолары да эчтәлекле чыга, башкаларга да кызык. Ә ирем бар икәнен бөтенесе дә белә, шуннан артык мәгълүмат бирәсем килми.

- Алай яшерен булгач, бәлки ул органнарда эшлидер? Яисә хәрби?

- Юк, ул – депутат.

- Спорт белән балалардан башка, буш вакытыгызны ничек уздырасыз?

- Андый вакыт бик сирәк була. Шәһәрдән ерак яшибез, юл күп вакытыбызны ала. Вакыт булса булмаса да, атнага бер әти-әниләребезгә барырга тырышабыз.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии