Гүзәлия: "Бәхетемне югалтудан куркам" (ӘҢГӘМӘ)
– Гүзәлия, җырлар иҗат итү белән генә түгел, концертлар оештыру, продюсерлык белән дә шөгыльләнәсең бит әле. Продюсер булу – заман таләбеме?
– Элек концерт оештыру авыр түгел иде. Хәзер алай дип әйтеп булмый. Халык җырларны күбрәк Интернет аша тыңлый, клиплар карый һәм концертка йөрүне бик кирәксенми. Мәскәүдә бу бигрәк тә сизелә. Продюсерлыкка килгәндә, анысы –күбрәк күңел кушкан эш. “Татар җыры” бәйгесе турында беренче тапкыр ишеткәч, Мәскәүдә татар эстрадасын җәелдерергә кирәк икән дип күңелгә салып куйган идем. Ярдәм сораган һәрбер кешегә булышырга тырышам. Мәскәүдә туып үскән яшь башкаручыларның татарча җырлавын, үзара татарча сөйләшергә тырышуын күреп, күңел шатлана. Димәк, милли үзаң үзгәргән, ана теленә ихтыяҗ арткан. Бу юлы Казанга шундый кешеләрнең берсе Эмиль Фәхретдиновны алып килдем. Әлегә аның исеме сезгә берни сөйләмәс. Ләкин ул тамашачы күңеленә юлны тиз табар дип ышанам.
– Ни өчен Мәскәү артистлары Казанда җыр яздыра? Анда җыр студияләренең мөмкинлекләре күбрәк түгелме соң?
– Татар җырының тавыш операторы да, аранжировка ясаучысы да татар кешесе булырга тиеш. Минем җаныма Марат Мухин студиясе якын. Ул һәр сүзнең, аһәңнең мәгънәсен тоеп эшли. Дөресен әйткәндә, Казандагы иҗади мохит ошый миңа. Әле менә “Югалтасым килми” җырына клипны да биредә төшердек. Ул – минем генә түгел, сүзләр авторы Гөлүсә Әхмәтҗанованың, тавыш операторы Марат Мухинның, аранжировка остасы Радик Юлъякшинның уртак иҗат җимеше. Яшерен-батырын түгел, Татарстанда клип төшерү арзанрак. Әмма сыйфаты Мәскәүнекеннән бер дә калышмый.
– Авылыгызның атамасы үзегездән алда йөри, диләр.
– Чуашстаннан, Татар Согыты авылыннан дисәң, таныйлар, беләләр. Болай, шул авылныкы булганым өчен генә өстенлек биргәннәре, ярдәм иткәннәре юк.
– Кечкенәдән җырлап үскәч, эстрадага кереп китүең, бер караганда, табигый кебек.
– Эстрадага эләгүем очраклы хәл булды. Микрофон тотып, сәхнәгә чыгу турында хыяллансам да, бу беркайчан да максат булмады. Сәнгать юлын сайласаң, Казанга килеп урнашырга, укырга кирәк. Ә безнең Казанда беркемебез дә юк. Табигый, өч туганым яшәгән Мәскәүне сайладым. Апамда яши башладым, балаларын кичке татар мәктәбенә йөртә идем. Укытучылар мине белә, бәйрәм чарасы булса, һәр яктан ярдәм итә идем. Берзаман болар “Татар җыры” бәйгесендә Мәскәү өчен чыгыш ясарлык кеше эзлиләр икән. Миңа тәкъдим иттеләр. Туктагыз әле, минем бит ни җырым, ни сәхнә киемем юк, дим. Ай-вайга карап тормадылар, билгеле. Ышанганнар икән, тырышып карарга кирәк бит инде. Җыр язылды, концерт костюмын прокатка алып тордым. Баласын югалткан “Ана җыры” иде ул. Тәнәфестә күрәм: күп кеше шуны көйләп йөри. Хәзер аны “Казан егетләре” үз репертуарына алды. Шуннан “Заман егетләре” төркеме килешү төзергә тәкъдим итте. Алар белән ике җыр альбомы яздырдык. Аннан үзем генә эшли башладым.
– “Ана җыры” дигәннән, күбрәк лирик, тирән эчтәлекле җырлар иҗат итәсең бугай.
– Киресенчә, җырчылар җиңел, ритмик җырлар сорап мөрәҗәгать итә һәм күбесенчә шул юнәлештәрәк иҗат ителә. Үзем исә моңлы җырларымны яратып башкарам. “Югалтасым килми”, мәсәлән...
– Бу җыр берәр төрле вакыйгага бәйлеме әллә?
– Һәрбер җырга күңелем чаткысы салынган. “Югалтасым килми” үземнең тормышыма бәйле. Шәхси тормышыма шатланам, үземне бәхетле кеше дип саныйм. Әнә шул бәхетемне югалтудан куркам. Барлыгы 300дән артык җырым бар. Аларны Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Булат Нигъмәтуллин кебек җырчылар башкара. Гүзәлия Шакирова, Венер Фәттахов, Зәлифә Шәйхетдинова белән хезмәттәшлек итәм.
– Берзаман Гүзәлия яулык япкан, дин юлына баскан дигән сүз таралды.
– Яулыкны танылган стилист яптырган иде. Бик матур, уңайлы икән. Ә дин мәсьәләсенә килгәндә, күңелгә кечкенәдән иман орлыклары салынган. Төп кануннарны үтәргә тырышам. Иң мөһиме, күңелең чиста булсын, кешеләргә явызлык кылма, булдыра алган кадәр булыш, дигән кагыйдәләргә таянып яшим. Дини эчтәлектәге җырларым да байтак. Тик андый җырларны репертуарларына алырга ашкынып торучы җырчылар гына бик аз шул.
– Гүзәлия, ишле гаиләдә туып үстем дигән идең, гаиләң белән таныштырып китсәң иде.
– Ун бала үстек без. Әти-әни гади кешеләр: әни хисапчы, әти мелиоратор булып эшләде. Туганнарым төрле өлкәләрдә эшли: агроном, электрик, инженер, төзүче, эретеп ябыштыручы – нинди генә һөнәр ияләре юк бездә. Туганым Мәүлидә Мортазина белән мин исә сәнгать өлкәсен сайладык. Кечкенәдән өйдә җыр яңгырап торды. Эш арасында булсынмы ул, ял иткәндәме – җырлау, шигырь чыгару гадәти күренеш иде. Әнием Саниягә күптән түгел 80 яшь тулды, әтием Нургали – гүр иясе инде, рухы шат булсын. Әнине әле дә нинди генә мәҗлескә чакырсалар да, җырлатмыйча калмыйлар. Әле менә юбилеен үткәреп килдек. Үзебез гаилә әгъзаларыннан кала, кырык ир-ат, кырык хатын-кыз чакырдык. Әни үзе язган шигырь-бәетләрне укыды, җырлады да. Күрәсең, бу сәләт безгә әниемнең әтисе – бабабыздан килә торгандыр. Ул җор телле, моңлы тавышлы кеше булган.
– Их, менә шушы эшне эшлисе иде, дигән омтылыш бармы?
– Бар, ләкин мин аны әлегә әйтә алмыйм. Ул Татарстан белән бәйле һәм көз айларында тормышка ашар дип өметләнәм.
Чыганак: "Ватаным Татарстан" газетасы
Комментарии