Гүзәлия: "Беркем дә контрактка мылтык терәп кул куйдырмый"

Танылган автор башкаручы, продюсер Гүзәлия ресторанда “Гүзәлиядә кунакта” исемле иҗат кичәсен оештырды. Кичәдә эстраданың популяр артистлары Гүзәлиянең хит җырларын башкарды.
- Гүзәлия, мондый форматтагы концерт гадәти концерттан нәрсәсе белән аерыла?
 
- Мондый форматта иҗат кичәсе оештыру минем өчен яңалык түгел. Бу – җиңел формадагы концерт. Аның чыгымнары да күп түгел, оештыруы да җиңелрәк. Аллаһка шөкер, барысы да мин планлаштырганча, мин теләгәнчә үтте. Ул көнне ресторан бары тик безнең өчен генә эшләде, моның өчен ресторан хуҗаларына рәхмәт. Артистлар да сүземне тыңлап килде. Барысы да югары дәрәҗәдә узды.
 
- Ни өчен концертта Рүзилә юк иде? Ул да синең шактый җырыңны башкара...
 
- Татарстан һәм Башкортстан артистларының 80 проценты белән эшләсәм дә, бу программада 5-6 җырчы гына катнашты. Бөтен җырчыны да кертеп бетереп булмый. Бу юлы Рүзилә булмады, башка вакытта булыр.  
 
- Бүгенге көндә кайсы артистлар белән эшлисең?
 
- Әйткәнемчә, бик күп артистлар белән эшлим. Ә инде ныклап хезмәттәшлек итүгә килгәндә, бүгенге көндә Лэйна, Руслан Зөлкәрнәев белән эшлибез. Тиздән яңа проектлар да булачак.
 
- Җырларны нинди ешлык белән язасың?
 
- Көн саен берничә җыр языла. Кайвакыт көненә өч һәм хәтта биш җыр язылырга мөмкин. Аннары пауза алам. Менә инде 10 көн язганым юк. Ял итәм. Гадәттә, бер-ике атна язам да, бер-ике атна ял итәм.

- Гүзәлия, артистларның үзара низагларын җәмәгатьчелеккә чыгаруга ничек карыйсың? 
 
- Низагсыз тормыш булмый. Ул гаиләдә дә, теләсә кайсы коллективта да булырга мөмкин. Артистлар арасында да, артист белән продюсер арасында да була ала. Миндә дә низаглар булды, әмма мин аларны социаль челтәргә чыгармадым, зарланмадым. Минем проблемалар кемгә кирәк? Кешенең үз проблемалары да күп. Мин үз низагларымны, күңелсез хәлләрне кешегә чыгарырга яратмыйм. Проблеманы халыкка чыгару кешенең холкына да бәйледер инде. Кемнеңдер сөйлисе киләдер, бушангач җаны тынычланадыр. Беркемне дә гаепләмим. Һәркемнең үз эше. Мин үзем берничә көн кайгырып йөрим дә, елап алам да, кешегә әйтәсе килгән фикеремне турыдан әйтәм дә, борылып үз юлым белән китеп барам. Энергиямне мөһимрәк эшләргә юнәлтәм. Үпкәне озак саклый алмыйм, эчемдә калдырмыйм. Ачу саклау, кешене сөйләп йөрү кешенең җитлегеп бетмәве, үз өстендә эшләмәве турында сөйли. Яшь башкаручылар белән эшләгәндә, тышкы кыяфәтне генә түгел, эчке дөньяны да тәртипкә китерү таләбен куям. Тышкы һәм эчке кыяфәт гармониядә булырга тиеш. Китаплар укырга киңәш итәм. Китап фикерләүне, кешегә мөнәсәбәтне тулысынча үзгәртә.
 
- Низагка өченче кеше кысылырга тиешме?
 
- Низаг булган җирдә өченче кеше кысылырга тиеш түгел дип уйлыйм. Барысын да үзләре хәл итәргә тиеш. Сез бит аның нечкәлекләрен белмисез. Кеше арасына керергә кирәкми. Әрләшәләр дә, талашалар да, сугышалар да, аннары ярты елдан яки бер елдан дуслашалар. Ә теге кысылган кеше ахмак булып кала. 
 
- Артист белән продюсер арасындагы низаг турында ни уйлыйсың?
 
- Соңгы вакытта артист белән продюсер арасындагы мөнәсәбәтләргә игътибар артты. Яшьләргә әйтәсе килгәнем шул: егетләр-кызлар, кулыгызда - 5-6 битлек контракт. Беренче хәрефеннән соңгы хәрефенә кадәр игътибар белән укыгыз, зинһар. Сезгә вакыт бирелә. Әти-әниегезгә алып кайтыгыз, бергә укыгыз. Аңламаган урыны булса, юристка мең сум акча түләгез дә, ул аңлатып бирер. Күбесе контрактны укымый. Барысына да риза була. Аннары продюсер өстеннән сөйләп йөриләр. Менә шул хәл мине шаккаттыра. Килешмисез икән, шартлары туры килми икән, кул куймагыз. Беркем дә мылтык терәп кул куйдырмый. Мөстәкыйль эшләгез. Низаглар менә шуннан килеп чыга.  
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии