Гүзәлия: «Elvin Grey белән булган хәл кабатланмаячак»

- Гүзәлия, кайчандыр башка дуэтлар башкармыйм дигән идегез. Ə хәзер сез гел Хәким белән.
- Хәкимгә артыгы белән ышанганга шул сүземдә тормаганмындыр. Ул бик акыллы егет, аңарда бер шигем дә юк. Ə Elvin Grey белән эшли башлаганда ук шикләнү туган иде.
 
- Радик белән хәзер нинди мөнәсәбәттәсез?
- Исәнләшәбез һәм шуның белән бетте. Мин аңа битараф.
 
- Хәким белән сезнең арада мәхәббәт тә бар икән дигән сүзләр йөри.
- Дуэт җырлаган һәр кеше белән шулай дип сөйләделәр. Кеше һәрчак сөйли инде ул. Кешенең шәхси тормышына кереп, юк-бар сөйләүдән рәхәт алалар икән, сөйләсеннәр, әйдә!
 
- Ə ирегез сезне ничек итеп Хәким белән гастрольләргә чыгарып җибәрә?
- Ничек мин аның берүзен калдырам дип сорагыз. Белсәгез, ул бит берсеннән-берсе чибәр 40 хатын-кыз белән бер коллективта эшли. Бер-беребезгә ышанабыз, югыйсә бергә булмас идек.
 
- Билгеле, сез - Хәкимнең продюсеры. Яңа проектка киткән чыгымнарыгыз кайчанрак үзегезгә яңадан әйләнеп кайтыр дип көтәсез?
- Мин аны көтмим, хәтта ул турыда уйламыйм да. Мин бу эштән рәхәтлек кенә алам. Нинди дә булса нәтиҗә бар һәм мин шуңа куанам. Акча минем өчен һәрчак икенче урында булды.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии