Гүзәлия хастаханәгә эләккән...

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы, автор-башкаручы Гүзәлия Казандагы хастаханәдә ята. Әле генә Сабан туйларында җырлап йөргән җырчыга ни булган? Ни өчен аны Казанга китергәннәр? Бу хакта Гүзәлиянең үзеннән сораштык.

"4 июнь көнне Саба районы Олыяз авылында, кич белән Миңгәрдә узган Сабан туенда җырладым. 5 июньдә Әлмәт Сабан туенда чыгыш ясаганнан соң, көчле ютәл һәм югары температура белән ашыгыч рәвештә Казанга хастаханәгә алып киттеләр. Суык тигән килеш сәхнәгә чыгып йөрдем... Табиблар "бронхит" дигән диагноз куйды, хәзерге вакытта система алам, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәлия. 5 июньдә җырчы Чаллы Сабан туенда да җырларга тиеш булган", дип яза "Интертат. ру" сайты. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии