Халыкка таныта торган җыр нинди булырга тиеш?
Эстрадабызның иң зәвыклы җырчысы, моң чишмәсе Зәйнәп Фәрхетдинованы сәхнәгә алып чыккан «Зәңгәр кыңгыраулар» җырын күпләр әле дә яратып тыңлый.
Салават Фәтхетдиновның нинди җыр белән сәхнәгә килеп кергәнен бәлки күпләр төгәл белмидер дә. Чөнки ул елларда да, хәзер дә Салават Зәкиевичнең һәр башкарган җыры хит була тора. Шулай да хәтер сандыгында бераз актарынгач, ул легендар җырны табып була – «Урсал тау». Гаҗәеп талантлы шагыйрә Саҗидә Сөләйманова һәм композитор Рәис Нәгыймовларның иҗат җимеше сиксәненче еллар азагының иң популяр җыры иде.
«Йолдызлар фабрикасы» ярдәмендә иҗади юлын башлаган Вероника Кузнецова FM-ешлыгына 2007 елда «Син минем җанымның яртысы» дигән җыр белән килеп керә. Айдар Галимов белән башкарган әлеге җыр Вероникага алга таба үсәргә зур этәргеч булган. Вероника турында тагын бер кызыклы мәгълүмат: Айдар Галимов белән дуэт җырлаган вакытта Верониканың 10 нчы класста укыган чагы булган.
Очсыз-кырыйсыз болында «Биек тауга менеп мин жырладым, сахраларга китте тавышым» дип җырлаучы кызны тамашачы бик яратты. Һәм сез дә аның кем икәнен танып алгансыздыр. Ул вакыттагы Гүзәл белән бүгенге Уразова бик нык аерылып тора торуын. Ә иҗат кешесе башкача була да алмыйдыр.
«Асуга кирәк, Ләйсәнгә кирәк, барына кирәк... сиңа кирәк түгел...» Менә ул «Эссе» егетләренә бихисап кызларның башын әйләндерергә ярдәм иткән җырларның берсе. Аның каравы каләм әһелләре пешекләде егетләрне. Мондый «даһи» җырлар башкаручы егетләр үзләренә ни кирәген, мөгаен, үзләре дә белмидер, дип көлде ачы телле журналистлар. Тик егетләрне тәнкыйть куркытмады. Бер-бер артлы «Кыз бала», «Тамчы-тамчы булып ярты җаным сина күчә» кебек җырлар чыга торды. Ә кызлар егетләрне үлеп яратты.
Кырык дүрт яшендә эстрадага килеп, «һинд тавышлы җырчы» булып халык хәтерендә калуын ул инкыйлаб ясауга тиңли. Сүзнең кем хакында булуын аңлап алгансыздыр, билгеле. Сигез ел татар эстрадасында булу дәверендә Әлфинә Әзһәмованың 12 җыр җыентыгы сатуга чыккан һәм 12 видео клип төшерелеп телеканаллар аша күрсәтелгән. Ул әле дә иң популяр җырчылар рәтендә. Ә бәхетле җыры – «Төнге урам».
Ләйсән Гыймаеваның иң популяр җыры кайсы икәнлеге исегездәме? Әлбәттә, «Яшьлегем чишмәләре». Күңелләрне кытыклаучы, уйларны яшь, мәшәкатьсез чакларга кайтаручы бу җырны яшьлек гимны дияргә дә була. Һәм шул яшьлек гимны, ягъни «Яшьлегем чишмәләре» Ләйсәнне популяр итте дә инде. Әлеге җырны командировкага баргач, Ләйсәннең тормыш иптәше Булат Бәйрәмов бер үзешчән башкаручыдан ишетеп кайткан була.
«Кайтабыз да китәбез» дигән җырны белмәүчеләр юктыр. Гөлназ Сираеваның әлеге дулкынландыргыч һәм мәгънәле җыры бер генә тыңлаучыны да битараф калдырмады һәм ул 2006 елдан алып бүгенгә кадәр Гөлназның визит карточкасы булып кала дисәк, бер дә ялгыш булмас. Тик шунысы кызганыч, Гөлназнын әнисе бу җыр популярлашып киткән вакытларны күрергә өлгермәгән.
Эльвира Хамматованың радиода беренче булып яңгыраган җыры «Эрер идем синең кочагыңда» дип аталган. Шунысы кызык, Эльвираны тамашачыга бөтенләй башка җыр танытты, ул да булса «Яшьли сөйгән ярым» җыры. Ул елларда әлеге җыр үтә дә популяр иде. Аңа клип төшерәбез дип Миллениум күперендэ коточкыч зур бөке ясауларын төшерү бригадасы бүген инде көлеп кенә искә ала.
Комментарии
Син драчун ялгышмыйсыңмы? Әллә Әлфия Афзаловамы ?
чучундра,узең язганнарыңны,русчага переводлап кара әле,нәрсә яздың анда?
(автомат переводка куй).
Әстәгым генә шушыларда булдымы җырчылар.
бу сокол зофэр билаловнын хатыны зэйнэп фэтхетдинова дип белерсен....
Салаватны сәхнәгә алып чыккан җыр "Агыйделнең пароходы" иде
Ә фотода нинди үзбәк хатыны ул?