Хәбир Ибраһим: Утыз биш тапкыр өйләндем...

Хәбир Ибраһимның бәяннар остасы икәнен беләбез. Шулай ук төрле театрларда уйналган әсәрләре белән дә ул халыкка таныш. «Ахир тәхәллүсе үзе генә ни тора! «Кистереп кенә әйт әле: син үзеңне кем дип саныйсың? прозаикмы, әллә драматургмы?» – дигәч, әңгәмәңәшем: «Берсе дә түгел!» – диде. Менә сиңа мә! Кем алайса?
– Хәбир, бу табышмакның төене сөйләшә-сөйләшә чишелер дип өметләнәм. Театрга кайчан гашыйк булдың, әйдә, әүвәл шуның серен ач!
 
– Әни (мәрхүмә инде): Авыл клубында спектакль карап утырганда күршебез Сафиулла абзый урамга чакырып чыгарды да, Кәбир атлы егет белән таныштырды. Синең театр белән җенләнүең шуннан ахрысы, улым, – дип көлдерә иде. Бу наив фараз, билгеле. Мин балачактан ук үзешчән сәнгатькә тартылдым. Сәхнәдә чыгыш ясаулар дисеңме, драма түгәрәгенә йөрүләрме, берсе дә калмады. 14 яшемдә кечкенә генә бер миниатюра яздым. Райкинга ияреп. Безнең Борнаш авылында (Апас районы) халык театры бар иде. (Әле дә исән!) Егетләр белән шушы миниатюраны шәп итеп уйнадык без. Шуннан соң мин сәхнәнең тәмен тоя башладым.

– Мәктәпне тәмамлагач, укырга кая керим икән дип баш ватмагансыңдыр, шәт? Алдан ук Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтына юл сызылган, әйеме?
 
– Юк әле, юк, мин тарих факультеты турында хыялланган идем. Ә анда чит телләрдән имтихан тапшырасы икән. Авыл мәктәбендә инде ул мәсьәләдә укыту каты-коты гына.

– Димәк, ничарадан бичара институтка киттең?
 
– Нишләп алай дисең? Гомеремне сәнгатькә багышлыйм дип бик теләп бардым! Тик нигәдер театр бүлегенә кермәдем, моңа бүген дә аптырыйм. Режиссёр булыр идем бит. Клуб эшләре буенча оештыручы-методист дип атала иде минем белгечлек. Ләкин монда укуның отышлы ягы – мин сценарий язарга өйрәндем. Ә сценарий – композиция, сюжет кору. Шушы әйбер киләчәктә пьесалар язарга этәрде дә инде.
 
– Кул кычыта, үтереп язасы килә! Яшьлек дәртләндерә!
 
–Дөресен генә әйткәндә, ул чакта әти колхоз рәислегеннән киткән, пенсиядә иде. Минем –студентның уе пьеса язып әзрәк акча эшләү иде.

–Тукта, тукта, Хәбир, син иҗатымның башы шигырь дигән идең!
 
– Әйе, дөрес. Бер көлтә шигырьләремне күтәреп Язучылар берлегенә – әдәби консультант Илдар Юзиев янына бардым. (Шигърият драматургиягә якын. Син кара, ничәмә ничә шагыйрь драматург булган. Ни өчен Туфан абый Миңнуллин мелодрама яза алмады, чөнки ул шагыйрь түгел иде.) Илдар абый кулъязманы укыды да: «Боларда пессимизм көчле, Хәбир. «Азан» дигән сүз дә кыстыргансың. Син дингә ышанасың, что ли?» – диде. «Соң, – мәйтәм, – бу сүз миңа ошый!» «Таллар азан әйтә» кебек юллар бар иде берсендә. 
 
«Әгәр язучы булам дисәң, КамАЗ, БАМ төзелешләре турында яз», — диде ул. «Юк, абзый, БАМга хәтле барып җитә алмам шул», – мәйтәм.

– Синең кәеф кырылды, башлар түбән иелдеме? Тәнкыйть ут кебек, йөрәкне этә.
 
– Тәнкыйть дигәннән, мин аны кабул итәм. Бүген дә: «Мине мактамагыз!» – дим. Ә ул вакытта тоттым да, әйттем Илдар абыйга. «Сез үзегез дә әллә ни язмыйсыз, шигырьләрегез такмак кына», – дидем. Менә ул тәнкыйтемә рәхмәт димәде, бүлмәсеннән куып кына чыгарды. Соңыннан ул отпускта чакта аны Кави Латыйп алыштырган, шул ук шигырьләрне аңа да күрсәттем. Кави абый ошаткан. «Синдә поэзиянең көче сизелә, укыганда күңел тула», – ди. Илдар абый ялдан килгән: «Йә, берәр җүнле шагыйрь таптыңмы?»  – дигәч, ул: «Таптым, Хәбир Ибраһим исемле егетне таптым», – дигән.
 
– «Сөендергән» икән, әйеме? Күпләр Казанда төпләнергә ашкынганда, син, дипломлы белгеч, ташкаланы ташлап, туган ягыңа кайтасың. Ник?
 
– Чөнки Казанны җаным белән кабул итмәдем. Ул миңа ят иде. Апас мәдәният йортында халык театры эшли иде, аның җитәкчесе Миләүшә Әлиуллина миңа «Яшел эшләпә»дә (Г.Насрый әсәре) роль бирде. Аннан «Кайту» (Р. Ишморат әсәре) дигән спектакльдә уйнадым.
 
«Сәхнә» №11
Нәбирә Гыйматдинова
 
 
 
 
 
ПОДЕЛИТЕСЬ С ДРУЗЬЯМИ

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии