Хәния Фәрхи истәлегенә багышлап БӘЕТ язганнар

Башкортстанның Борай авылыннан Мәсүфә Әюпова атлы ханым Хәния Фәрхигә багышлап шушы юлларны язган:
 
  
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Чыкты җаным тәннәремнән
Сандугач булып очып
Сез елыйсыз - мин дә елыйм
Иңнәрегездән кочып...

Уйламадым кайткан чакта
Соңгы сәфәрем диеп
Өзгәләнер инде әни
Гел минем өчен көеп...
 
Балаларым, якыннарым
Бәхилләшеп калмадым
Нигә әҗәл йөрәгемне
Утларыңда ялмадың?
 
Җырланасы җырлар калды
Эшләнәсе эшләрем
Үләсемне һич белмәдем
Тыныч иде төшләрем...
 
Кайткан чакта талгын җилләр
Иркәләде чәчемне
Ник сандугач әйтмәдең соң
Юлда үләчәгемне?
 
Татарстан, Башкортостан
Мин сезне һич бүлмәдем
Табутларда кайтырымны
Мин бит Казан белмәдем...
 
Каберемнең өсләренә
Килеп куныр сандугач
Аның телләрендә сайрап
Җырлармын мин таң тугач...
 
Җырларымны тыңлагыз да
Миңа дога укыгыз
Тыныч булсын көннәрегез
Тыныч булсын йокыгыз...
 
Татардан да моңлы халык
Юк икәнен мин беләм
Бәхил булың,әйтер сүзне
Мин йөрәгемнән теләм.
 
И көттеләр, яраттылар
Мине туган ягымда
Милләттәшләр, тусын яме
Бер Хәния тагын да!...
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии