“Хулиган” Илдар Хуҗа уразада
Ураза тоту – Илдар кебек гәүдәле кешеләр өчен аеруча файдалы, булса кирәк. Дини максаттан тыш, ябыгу өчен менә дигән форсат та. Юкса, Илдар бүлмәгә килеп керсә, бүлмә кысан булып кала иде.
Сер түгел, шоу-бизнеста популярлык казаныр өчен сәләт кенә җитми, үзенчәлекле бер фишка да кирәк. Илдар Хуҗаның фишкасы – аның гәүдәсе. Псевдонимы да мач килеп тора бит.
Узган елны Илдар көтмәгәндә студент булып куйган. Дөрес, аның парта артында каләм тотып утыруын күз алдына китерү шактый авыр. Әмма белем эстәү ул яшькә дә, килограммга да карамый. Укырга беркайчан да соң түгел.
«Быел икенче курска барам, Алла боерса», - диде студент Хуҗа. Ә әлегә туган авылы Басканда ул. Илдар табигатьтән ерак яши алмый. Аның “В контакте” сайтындагы битендә мондый язу тора: “Менә шулай, табигатькә якын булу – үзе бер шатлык...”. Ә фотога ул күпләр кебек Төркия отелендә яки кәттә машина белән төшкән рәсемен түгел, ә үзе тоткан керпе белән төшкән сурәтен куйган.
Фотода:
Сулдан уңга: Илдар Хуҗа һәм керпе. Күзләренә карагыз әле, кайсысы мөлаемрәк?
Комментарии
в контакте ул бэлки Илдар Хузиндыр???...
контактта ничек табарга аны?
Ялгышмадыгызмы? Сулдан уңга: керпе һәм Илдар Хуҗа . Хуҗиннар Басканда ертмач нәсел, басарга гына торалар...
эз генэ сал,куп салма
жан дустым мине анла
эчик эле бергэлэп
кайтыйк эле урмэлэп -дип юмор-шоуда жырлаучы егетме ул?
хэрхэлдэ,
сэгэт йори тек-тек кенэ,
тек-тек-тек итеп кенэ-дип жырламагач курыныч тугел!!!!!!бик яратып калган идек без Илдарны.
контактта ничек табарга аны? мин табалмыйм