Хыянәт итәргә җыенмыйм, ләкин...

Ирем белән шактый еллар бергә яшибез. Тормыш шулкадәр көнкүрешкә әйләнде, без аның белән күршеләр кебек. Кыскасы, безнең гаилә тормышы күңелсез һәм моңсу. Романтик кичәләр оештырып карадым, театрга барыйк дидем, паркта йөреп кайтыйк дип тә әйттем – аңа кызык түгел, мең дә бер сәбәп таба.
Инде хәзер мәхәббәт белән шөгыльләнүебез дә ике атнага бер генә калды. Ә минем яратасым, яратыласым килә.
 
Эштәге бер ир-ат күз ата башлады миңа. Шундый матур “комплиментлар” ясый, башларым әйләнеп китә! Аңа өмет бирмим, билгеле. Кияүдә бит мин! Аңа хыянәт итәргә дә, аерылышырга да җыенмыйм. Ләкин аздан да күңелем була, соңгы арада канатланып, очып йөрим. 
Рәмзия Р.
Чаллы.
Фото: пиксабай
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии