Игезәкләр Рәмилә-Рәзиләнең иң беренче КЛИБЫ

Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар - әле танылып кына килүче җырчылар. Кызлар тырышып-тырышып репертуар туплыйлар, клип төшерәләр. Оскар Усманов, Юрий Федоров, Алсу Сәмигуллина, Рөстәм Асадуллин кебек авторлар белән эшлиләр икән.

Мамадыш районы Шәдче авылында туып-үскән игезәк кызлар балачактан ук җыр дөньясына гашыйк. Хыялларын тормышка ашырырга ниятләп, тугызынчы сыйныфтан соң, Яр Чаллы Педагогика көллиятенең музыка факультетына укырга керәләр. 2011 елдан Рәмилә һәм Рәзилә Казан Идел буе Федераль Университеты студентлары, сәнгать бүлегендә белем алалар. 
 Җырчы кызларның рәсми сайтлары бар (batirovi.ru),  шушы көннәрдә анда «Бар ул» исемле җырларына клип дөнья күрде:
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии