Илдар белән Гүзәл үзләренең бакчаларын булдырырга тели

"Бакча эшләрен мин бик яратам. Соңгы елларда, ул эшләрне бик еш башкарам, дия алмыйм, әлбәттә. Элек инде, сүз дә юк, әти-әнигә бакчада ярдәм итү беренче урында тора иде. Хәзер исә, кайвакыт бәрәңге утырту яки җыю эләгә, әмма анысы да бик сирәк дияргә кирәк.

Шуңа, андый өмәләрне сагынып, елмаеп искә алабыз.

Бакчада мин бәрәңге, кишер, суган утыртырга яратам. Чәчәкләр утырту, су сибү эшләрен бик теләп башкарам. Дөресен әйткәндә, чүп утау һәм корт чүпләүне бик яратып бетермим, тик, аларын да эшләми булмый.

Ә инде җимешләр өлгерә башлагач, иң яраткан эшем - җиләк-җимеш җыю һәм алардан төрле-төрле кайнатмалар эшләү.

Илдар бакча эшләрен шулай ук бик яратып башкара. Бакча казу эше егетләргә күбрәк тә эләккәндер инде. Элегрәк ул бакча казыганда көмеш һәм бакыр тәңкәләр дә тапкан булган әле. Алар тарихи акчалар - Петр I, Екатерина II вакытындагы тәңкәләр булып чыккан.

Илдар аеруча кишер чәчәргә һәм үстерергә ярата. Бакчада үстерелгән яшелчә һәм җимешләргә өстенлек бирә.

Үзебезнең дә бакчабыз булуын бик телибез. Анда яшелчәләр, җиләк-җимешләр, чәчәкләр үсәр, Алла боерса. Әлбәттә, үз кулың белән үстергәнгә берни җитми. Бакчаңда үскән яшелчә, җиләк-җимешләрнең исе дә бүтән төрле бит аның.

Үз бакчабызга күп итеп алма һәм слива агачлары утыртырга телибез. Һәр агачка исемнәр бирербез дип хыялланабыз", дип белдергән Гүзәл "urazova.ru" сайтына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
16.05.2014 17:54:16

Монысы да, подумаешь,яңалык!Үз бакчаңны булдыру х.ня ул,ә үз акчаңны булдырсаң-другое дело..

16.05.2014 09:13:42

бу нәк мәктәп иншасы килеп чыккан - кем яратсын инде бәрәңге белән кишер утыртырга, кошмар

16.05.2014 06:35:09

әй балалар, кирәкме ул бакча сезгә? коттеҗыгыз булса бер хәл. әгәр колликтив бакчаны кү алдында тотсагыз,юк эш белән йөрисез.

коттеҗыгызда бакча үстерсәгез мин хуплыйм.

Последние комментарии