Илдар Әхмәтов мунча сала (ФОТО)
Кемдә нәрсә, ә Илдар Әхмәтов дөбер-шатыр килеп мунча салып ята.
"Әти кул астында эшлим. Менә Аллага тапшырып фундамент салып куйдык. Бөтен кирәк-ярак материалларны алып кайттым инде, фундаментның яхшылап утыруын көтәбез", дип уртаклашкан җырчы.
“Кеше генә эшләтәсеңме, әллә үзең дә булышасыңмы” дигән сорауга ул, аптырап: сез мине әллә җырлый гына белә, дип уйлыйсызмы? Әлбәттә, үзем дә булышам, кирәк вакытта ярдәмгә киләм, дип белдергән Илдар "TMTV" каналына.
Комментарии
Фотода бер дә булышканың күренми әле,Илдар...