Илдар Әхмәтов соңгы айларда чыгыш ясамавының сәбәпләрен аңлатты

Җәйге айларда популяр җырчы Илдар Әхмәтовның Сабантуйларда да, бер генә бәйрәм чараларында да күренгәне юк. Аның авыл җанлы егет икәнен истә тотып, туган якларында бик зур эшләр белән мәшгуль булып йөри торгандыр күрәсең дип, үзенә шалтыратырга булдык.

-Әллә нинди зур эшләр эшләгәнебез юк анысы, - диде Илдар миңа җавап итеп. – Авылга да кайтабыз, шәһәрдә дә торабыз. Көндәлек эшләре дә, ялы да бер дәрәҗәдә тыныч кына бара.

-Илдар, соңгы айларда киң җәмәгатьчелеккә бер дә чыкмый башладың ахыры. Әллә мин генә ялгышаммы?

-Юктыр, юктыр, ялгышмыйсыздыр… Әгәр төгәл хәтерләсәм, соңгы тапкыр май башында “солянка” концертында чыгыш ясаган идем.

-Бөтенләйгә җырлаудан туктарга җыенмыйсыңдыр бит?

-Юк анысы (Көлә), тагын бер-ике генә ел булса да чыгыш ясап каласы иде әле…

-Бигрәк төшенке уйларга бирелгәнсең әле син. Болай уйларга җитди сәбәпләр юктыр бит?

-“Барс медиа” агентлыгы белән ун ел эшләү дәверендә төрлесен күрергә туры килде. Әлеге компания дөрестән дә яшьләргә бик нык ярдәм итә, стимул бирә. Иҗатларын беркем дә белмәгән егет-кызлар зур өметләр баглап киләләр, күтәреләләр, аннан соң җитәкчелеккә ниндидер таләпләр куеп, үзләрен күрсәтә башлыйлар. Миндә андый нәрсә булмады. Һәрвакытта да кем аркасында танылганымны белеп-аңлап тордым. Һәм төрле аңлашылмаучылыклар килеп чыкканда да, ачыктан-ачык каршылыкка кермәскә тырыша идем. Әмма җитәкчелек тә моны дөрес аңламады ахыры. Төрле яклап “кыса” башладылар. Бу аеруча финанс мәсьәләләренә кагыла. Шуңа күрә гаиләдә тынычсызлык, каршылыклар булганда эшкә кул бармаган кебек, минем дә соңгы вакытларда сәхнәләргә чыгып җырларга күңелем үсми башлады, хәтта радио да тыңламыйм хәзер. Без бит иҗат кешесе һәр нәрсәне дә күңел аша үткәрәбез, йөрәккә якын алабыз.

-Илдар, гафу ит, концертларда чыгыш ясамагач (әлеге күренешне вакытлыча гына дип уйлыйсы килә), гаиләңнең матди хәлен ничек кайгыртасың соң?

-Төрле юлларын табабыз инде, ач утырган юк анысы (Көлә). Металл белән бәйле эшем бар. Аннан соң бер ел элек рәсми төстә “Ливадия” ял йортына мәдәни чаралар оештыручы булып урнашкан идем. Шунда эшлим.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии