Илдар Хәкимов улы туган вакытка кайтып җитә алмаган (ВИДЕО)

"Уфтанмыйк үткәннәргә" дигән яңа җырымның клибы - Испаниядә төшерелде. Җыр дуслар, юллар, тормышыбыз турында. Шуңа да, клип төшергәндә озын, бормалы, серпантинлы юллар булган җирләрдә күп йөрелде. Клипны җиде көн буе төшердек. Ул Испаниянең Гранада тауларында, борынгы Малага, Тарифа, Рондо шәһәрләрендә һәм диңгез белән океан тоташкан гаҗәеп урында - Гибралтар бугазында төшерелде. Европа шәһәрендә була торып, диңгез буеннан хәтта Африканы күрергә була иде. Квадрокоптерда очтык, җилкәннәрне "җилкендереп" йөздек, барысын да эшләдек! Клипта улы туган җиргә кайтып өлгерергә тиешле төп геройның юлында очраган авырлыкларны, сынауларны ничек үтүен күрерсез. Минем андый клибым юк иде әле, бик матур килеп чыкты. Үзем бик канәгать калдым", дип белдергән Илдар urazova.ru сайтына.
Комментарии
Вәт хыялыйлар!Клип матур!Тик ни өчен чит илдә?