Илдар Кыямов туган ягында «мишәрчәгә» күчә

Алып баручы Илдар Кыямов Чирмешән районының Кара Чишмә авылында туган. Телевидениеда ул әдәби телдә сөйләшсә, туган авылына кайткач, "мишәрчәгә" күчә икән.

"Безнең якларда әдәбичә сөйләүне кылану-кылтаю диебрәк кабул итәләр. Шуңа күрә мин авылга кайтканда, Чистайга җиткәч, баянның регистрын үзгәрткән сыман, «мишәрчәгә» күчәм. Авылда да рәхәтләнеп «үзебезцә сүләшеп» ял итеп киләм. Авылдашлар: «Илдар тел бозмый ул, молодец», – диләр. Гәрчә, әдәби телгә күнегү дә җиңел булмады, авазларны өйрәнү әллә ни авыр түгел, ә менә психологик ягы читен: әткәм-әнкәмнең теленә хыянәт сымаграк килеп чыга диимме соң? Минем «бишектә тирбәткән» телем бит «аткыц, баткыц, тыцкан, капцык, горда, куляса»лардан гыйбарәт! Университет мөгаллимнәре дә оялтып бетерә иде, дуслар да гел татарлар, җәмәгатем дә Яшел Үзән кызы булып куйды. Ә болай әдәбичә сөйләшүемне дә авылдашлар дөрес аңлый. Ярты планетага эшләгәнебезне беләләр бит инде алар. Мына шылай!
Кая барсам шул якның шивәсен үзләштерә торан гадәт тә бар әле минем. Гастрольдә йөргәндә гел колак салам. Кызык бит кайсы якта ничек сөйләшүләре. Хәзер кешеләрнең сөйләмнәрен тыңлап та: «Сез фәлән районныкымы әллә?» – дип бәйләнерлек һиммәтем бар инде. Аш чүмечен генә дә татар халкы 4-5 сүз белән атый бит: бездә – палауник, Сарманда – бакрач, Казан тирәсендә – аш чүмече, кайдадыр тустаган. Йә каен себеркесен ал – минек, пиннек, себерке, яфрак...", дип белдергән Илдар Кыямов "Шәһри Казан" газетасына биргән әңгәмәсендә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
21.09.2015 22:10:39

Кем татар телендэ сойлэшэ акцент шуларнын кочле була,э мишэрлэр урысча сойлэшкэндэ аларнын акцент беленми.

18.09.2015 01:23:43

Мишэр турында суз барса, "нигэ буленэсез" штамплар башлана. Буленергэ телэмисез икэн, эйдэгез, Ирек эфэнде, мишэр теленэ кучегез.Барыбызда бер телдэ солиэчэкбез буленмичэ! Мишэр теле йомшагырак матуррак локыр диалектына караганда. Ничек сезгэ уз телегез йакын, шулай ук безгэ дэ, узебезнен теле бик якын, ченки ул безнен туган диалект. Нишлэп эле, аны без йыртып ташларга тиешь, казан татарларга ярап.Упкэлэмэгез, иптэш Садыйков. Шундый инде без халык, фикерне туп туры эйтергэ яратабыз.

25.08.2014 16:33:44

кайчан ябыгыр микэн бу егет?

25.07.2014 00:35:46

Очень приятный мужщина.

Последние комментарии