Илдар Сафиуллин әти булды
Татарстан "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә эшләүче, " Татарстан хәбәрләре" тапшыруының спорт яңалыкларын алып баручы Илдар Сафиуллин шушы көннәрдә әти булды. Бу шатлыклы хәбәрне аңа 10 июль иртәнге 7 сәгать 7 минутта сөйгәне Гөлназ җиткерә. Ир бала Казанның 4нче бала тудыру йортында туа, авырлыгы 3470 гр., буе 54 см.
Бәхетле әти-әни малайга исем дә уйлап куйган: Илдан булачак икән. Әлегә әни кеше һәм бәби роддомда. Аннан чыккач Гөлназ белән Илдарга бәбине карашырга әти-әнисе һәм апасы әзер тора.
Илдар, Гөлназ һәм Илданга бәхетле, тигез тормыш телибез!
P.S. Илдар һәм Гөлназ туеннан фотолар.
Комментарии
Күршеләрне котлыйбыз
Кэлэше чибэр икэн! Тигезлектэ устерергэ язсын!
Оо, котлыйбыз! Бэхетле, озын гомерле булсын! Сонгы арада чын-чынлап бэби-бум.