Илфак Шиһаповның кызы Заринә: “Әтием белән горурланам дип кычкырасым килә”

Бүген Илфак Шиһаповны соңгы юлга озаттылар. Бик күп матур сүзләр әйтелде, рәхмәтләр җиткерелде, гафулар соралды һәм бәхилләшүләр яңгырады. Әмма иң хисле нотык Илфак Шиһаповның кызы Заринәдән булгандыр.

“Минем бүген кычкырасым килә, - диде ул, - Әтием белән горурланам дип кычкырасым килә”. Бу сүзләр яшь аралаш әйтелде. Бу сүзләр әйтелгәндә Заринәнең генә түгел, ә кайбер ир-атларның да күзләрендә яшь иде, дип күзәтте “Туйлар.ру” хәбәрчесе. 

Тыныч йокла, Илфак...
 
Илфак Шиһаповны соңгы юлга озатудан фотоларны шушыннан карый аласыз: http://matbugat.ru/news/?id=18972
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии