Илгәрәй: “Мондый хатын – миндә генә!” (ИНТЕРВЬЮ)
“149 нчы татар-төрек лицеенда укыдым. Татар һәм төрек теле укытучысы булырга дип, Татар дәүләт гуманитар институтына укырга кердем. Укытучыларымны бик ярата идем. Өч ел укыгач, безне КДУ белән кушып куйдылар. Мин андагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә килеп кердем”,– ди Илгәрәй. Илгәрәйнең җырлап йөрү уенда да булмый. Бервакыт мәктәптә укыганда, берәр җырлый белүче егет кирәк иде, дип эзләп йөриләр. Шунда Илгәрәйнең сыйныфташы: “Әнә Илназ җырласын. Аның тавышы матур”, – ди. “Шуннан китте минем җырчы тормышым. Сыйныфташыма рәхмәт. Башта вокал бүлегенә йөрдем. Аннары инде төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар яулый башладым. Хәзер исә зур сәхнәләрдә җырлап йөрим. Тик бер үкенечем бар: югары белемем булса да, үзем теләгәне булмады”, – ди Илгәрәй. Эстрадада Илназлар күп булгач, ул Илгәрәй дигән исем белән җырлый башлый.
– Тагын бер яшәсәм, мин туп-туры музыка училищесына барып керер идем. Баянда уйнарга өйрәнү теләгем зур. Баштарак, инде соң дисәм дә, хәзер әллә вакыт табасы инде дип тә уйлыйм,– ди ул.
Әмма педагогика университеты егетне сөйгәне Айгөл белән очраштыра.
– Тикмәгә генә адашып йөрмәгәнмен икән мин анда. Бервакыт сәхнәдән шигырь сөйләдем. Артык хисләнеп киткәнмен. Зал дәррәү кул чапты. Шул чакта сәхнәдән чыкканда бер кыз күзгә чалынды. Бер күрүдә ошаттым мин аны. Һәм шул көннән гел аның турыда уйлана башладым. Кешеләрдән белештем. Баксаң, ул да мин укыган бүлектә белем ала икән. Очрашып йөри башладык. Миңа гашыйк булган, мәхәббәтен аңлата торган кызлар хәзер дә күп. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганчы, Айгөлгә әйтеп куйдым: “Җырлап йөрим. Гайбәте дә булыр. Кызлар да тынгы бирмәс. Сиңа шундый ир ярыймы?” – дидем. Ул мине кабул итте.
Илгәрәйнең дүрт яшьлек кызы Әдилә үсеп килә.
– Кызлар әтиләрен ярата икән алар. Без гаиләдә ике малай үскәч, кыз балага ияләнү кыенрак булды. Бала тәрбияләгәндә бераз усалрак булырга тырышам. Соңгы арада кызым характер күрсәткәләп ала башлады әле. Иртән балалар бакчасына илткәнче дә еларга мөмкин. Бу вакытта аны әнисе җайлый. Әле кечкенә бит. Үсә төшкәч, үзгәрер дип уйлыйм. Бәлки берүзе генә булганга холкы көйсезрәктер. Иптәш кирәк аңа, – ди Илгәрәй.
Аның хыяллары зурдан. Киләчәктә өч балалы булырга телим, ди. Хатыны да аның белән килешә. “Өй тутырып сабыйларың йөрү бәхет бит ул. Иң мөһиме – сәламәт булсыннар”, – ди Айгөл.
Шул арада, Илгәрәй тиз генә хатынын мактап ала.
– Айгөлнең әти-әнисенә рәхмәт. Минем өчен дип нинди шәп кыз үстергәннәр. Без бер-беребезне тулыландырып торабыз. Айгөлсез, белмим нишләр идем. Гастрольләрдән кайтып керсәм, өебез чиста, ашарга пешкән. Ир кеше өчен тагын ни кирәк? Озаккарак китүнең дә уңай ягы бар – бер-беребезне сагынабыз. Ул вакытта үпкәләшүләр дә булмый. Дөрес, тормыш булгач, ачуланышкан чаклар да була. Мин бик тә дөреслекне яратам. Кайчак менә шуңа үпкәләп, ике көн сөйләшмичә йөрергә мөмкинмен. Әмма бу вакытта мине Айгөл тиз генә җайлый. Ул иң беренче булып дуслаша. “Нәрсә, матурым, тагын эндәшми йөрергә исәпме?”– ди. Шул сүздән соң бөтен ачу эреп юкка чыга.
Айгөл каенанасы Оркыя ханымны да мактап кына тора. Яшьләр бергә яшиләр.
– Әниемне хөрмәт иткәнгә, хатыныма ихтирамым зур. Әнигә охшаган да бит әле ул. Тикмәгә генә, килен – каенана туфрагыннан ярала, димиләр бит. Алар гел бертөсле. Өй җыештыра башласалар, икесе дә берьюлы берничә эшне башкара. Тәрәзә дә юыла, ашарга да пешә, идән дә чиста була. Мин язмышыма рәхмәтлемен,– ди Илгәрәй.
Тагын шул ягы да бар: ул авыруларга, мохтаҗларга гел ярдәм кулы суза икән.
– Чакырсалар, концертларга барып җырлыйм. Мөмкинлек булганда, акчалата да ярдәм итәм. Кешеләрне ярату, аларга мәрхәмәтле булу гаиләдән килә. Әтием Рәхимулла, әнием Оркыя гади эшчеләр булса да, безне чын кеше итеп тәрбияләделәр. 28 яшемә җитеп, алар алдында начар сүз әйткәнем, исерткеч эчемлекләр эчкәнем, тәмәке тартканым юк. Мин әле дә алардан куркып торам. Үз гаиләм булгач, аларның тәрбиясенең никадәр ныклы булганын аңладым,– ди Илгәрәй.
Чыганак: Гөлгенә Шиһапова, “Ватаным Татарстан” газетасы
Комментарии
Хатынын мактаган ир үзе дә мактауга лаек. Әнисен, хатынын хөрмәт итеп, яратып яшәве аның күңеле дә матур булуын күрсәтә. Илгәрәйне кеше буларак бөтенләй белми идем, хәзер белгәч хөрмәтем артты. Аның кебек чын ирләр күбрәк булсын иде. Хатыны да каенанасы белән дус-тату, матур яши икән. Хәзерге яшьләрнең кайсы шулай булдыра ала? Акыллы хатын. Молодцы! Бәхетле булыгыз!
Куп матанма куз тидерерлэр хатынына!
акыллы атын, юләр хатынын мактар.
Ярты җүләр үзен мактар,
Шыр җүләр хатын мактар!
Бэхет телибез инде,Илгэрэйгэ. Ошый !
Безгә килде, ярый әле, фонограммага җырламады. Алайса, башкалар шулай эшләделәр. Ике җырны да фонограммага җырлагач инде..
"Казан егете булуына карамастан, матур итеп татарча сөйләшә белүе", "гади эшчеләр булса да, безне чын кеше итеп тәрбияләделәр"
Казанда яшэп татарча матур сойлэшэ белмэу, я гади эшче гаилэсендэ нормаль тэрбия булмау нормамы инде хэзер ??????,