Илгиз Шәйхеразиевләр гаиләсе бәби көтә

Җырчы Илгиз Шәйхразиев гаиләсе бәби көтә. Җырчы хатыны Гөлинә белән төшкән фотосурәтен инстаграмдагы аккаунтына элгән.

 – Ничегрәк булыр икән дип көтеп торабыз менә. Беренчесендә бөтен игътибарыбыз, бөтен көчебез аңа булды бит. Икенчесе тугач, үзебезне ничергәк тотарбыз икән. Апа белән икебезне сез ничек тәрбияләдегез дип, әнидән дә киңәшләр сорап карыйм. Үсәләр инде алар шунда, дип әйтеп куя инде әни, – ди Илгиз. – Гөлинәнең көеннән генә торам. Ашыйсы килгәндә әфлисун, шоколад, сок алып керәм. Ул ашаганда тәм-томнар миңа да, балага да эләгә.

Икенчегә кемне көтүләрен башта әйтергә теләмәсә дә, ахырдан серне чиште Илгиз. Икенчегә дә малай көтүләрен әйтте. Ә Шәйхразиевларның олы уллары Хәкимгә март аенда өч яшь тула.

– Әле икенчесенә исем уйламадык. Малай булыр дип уйламаган идек бит. Башта бер малай, бер кыз булыр дип планлаштырасың бит инде. Шуңа исем уйланылмады әле. Шулай да ике як туганнар арасында иң матур исем сайлауга бәйге игълан иттем. Кем иң матур исем сайлап таба, малайга өч аяклы коляска да алып бирә дидем.

Хәзер туганнар аптырашта: матур исем уйларгамы, нишләргә? Исем безгә ошаса, коляска да алып бирәсе була бит, дип белдергән Илгиз "Интертат. ру" сайтына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии