Ильмира Нәгыймова белән Эльмира Сөләйманова апалы-сеңеллеме?

Хәзерге вакытта Ильмира җырчы Эльмира Сөләйманова белән "Апа-сеңел" дип исемләнгән уртак концертка әзерләнүен белдерде. Җырчы кызлар яңа программаны иң беренче 13 ноябрьдә Казан тамашачысына тәкъдим итәчәк. Ильмира белән Эльмира инде күптәннән дуэт җырлар башкара. Алар, чыннан да, туганнармы, әллә инде якын дуслар гынамы?

"Эльмира белән бик күп дуэт җырларыбыз бар. Шуңа күрә күптәннән үк уртак концерт кую теләге бар иде. Без бер-беребез өчен бик якын кешеләр, үзара җылы мөнәсәбәтләрдә. Әмма апалы-сеңеллеме, юкмы икәнен әлегә әйтмим. Бу серне концертыбызда чишәрбез", – диде Intertat.ru хәбәрчесенә Ильмира Нәгыймова.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии