Илмира Нәгыймова хастаханәгә эләккән (ФОТО)
Татар эстрадасы җырчысы Илмира Нәгыймова суык тидереп хастаханәгә эләккән. Җырчыны 80 яшьлек әбиләр белән бер палатага салганнар. Илмира моңа көенгәнме, әллә сөенгәнме?
– ОРВИ, грипп белән хастаханәдә ятам. Күршеләрдән уңдым: сиксәндәге ике әби әле дә 18 яшьлек кызлар кебек позитив. Температурам 40 булса да, кәефне күтәрәләр, алар белән мин дә елмаям. Сәламәтлегегезне саклагыз! – дип язган Илмира Нәгыймова социаль челтәрдәге битендә.
Чыганак: "Интертат.ру" сайты
Комментарии