Ильмира Нәгыймовага ире улы өчен iPhone бүләк иткән

Әлеге сөенечле хәбәрне Руслан "Күңел" радиосына шалтыратып җиткергән. Алар аның шатлыгын уртаклашып, Руслан белән кыска гына әңгәмә корганнар.
- Руслан, чын бахадир егет тудымы, ничә кило булды?
- Ооо, 3 кило да 100 грамм булды. Нормально гына.
- Ә буе?
- (Бик озак уйлап торганнан соң). Менә анысын онытканмын, белә идем, ләкин бөтенесе дә шалтыратып котлагач, баш әйләнгән, истән чыккан бит...
- Белүемчә, сез Казанга күченеп киткән идегез. Бәбинең туган ягы кайсы шәһәр булды?
- Әлбәттә, Чаллы булды улымның туган шәһәре. Улыбыз Чаллыда ГЭС бистәсендәге бала тудыру йортында дөньяга килде. Бәби туыр алдыннан махсус монда кайттык, әлегә Чаллыда яшәп торачакбыз.
- Исемне алдан уйлап куйдыгызмы, әллә әлегә билгесезме?
- Исем сер булып калсын әлегә.
- Руслан, ә син үзең кем булуын теләдең? Әниләр алар кыз тели инде гадәттә, ә әти буласы кешегә футбол уйнарга ул кирәк. Син күбрәк кайсысы турында хыялландың?
- Мин иң башта ук әйтеп куйдым-миңа кем булса да ярый дип, кызны да улны да бертигез яратачакмын дип. Иң мөһиме исән-сау булуын гына теләдек. Әти-әни өчен шул бит инде олы бәхет.
- Малай кемгә ошаган икән күбрәк, Ильмира телефоннан барлык нечкәлекләрен дә сөйләп бетергәндер инде?
- Кара чәчле, кап-кара малай, гел синең копия дип сөендерде инде Ильмира.
- Ооо, алайса икенче Руслан туган инде. Шундый ул бүләк иткән өчен Ильмирага нәрсә бүләк итәчәксен?
- Бүләкне мин аңа бәби тудыру йортына кергәнче бирдем инде. Теләгән бүләген Айфон алып бирдем.
- Әти булгач үзеңне ничек хис итәсен? Әби-бабайлар сөенгәндер инде?
- Әти булу, әлбәттә, зур жаваплылык өсти. Улыбызның бәхете өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен. Минем шатлыгым эчемә сыймый, барысына да шалтыратып бәхетемне уртаклашам, тизрәк күрәсем килә үзләрен. Ә әби-бабайлар сөенечләреннән жиденче катта (көлә).
Комментарии
Грамматикага кем укытты сезне, яисэ укытмады???????
вэт монда хата! шыбырдашып яталар!!!
Э улары кайчан туган?
Бәбиләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Шатлыгы белән тусын. Тик безнең чорда баланы тусын дип тудыралар иде. Хәзер исә мин сиңа бала - син миңа айфон. НИНДИ КАПИТАЛИСТИК МӨНӘСӘБӘТЛӘР!!!