Илнар Ялалов 17 кг авырлыктагы балык тоткан

“Балык тоту хоббием дияргә була. Кармак тотып сәгатьләр буе утыра алам. Ел саен гастрольләр белән Голландия, Бельгия илләренә чыгабыз. Анда, мөмкинлек булган саен, балыкка барырга тырышабыз. Ышанмассыз, хәтта 17 кг лы карплар, сазаннар эләктердек. Күтәреп торуы авыр иде, кармак ничек чыдый диген?! Казанда андый зурларны үземнең дә, дусларның да тотканы юк.

Мондагы елга-күлләрдән бер-ике килограммнан артыкларын эләктергәнебез юк. Гастрольләр вакытында тоткан балыкны әрәм итмибез. Ыслыйбыз, тозлыйбыз, кыздырабыз. 17 кг авырлыктагысын Корбан бәйрәме алдыннан тоткан идек. Шуннан уха пешердек, тәмле итеп кыздырдык. Балык ризыкларын бик яратам. Күл балыгын аеруча үз итәм”, дигән Илнар Ялалов “Ирек мәйданы” газетасына биргән әңгәмәсендә.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии