“Илназ Баһ, нишләвең бу?” Социаль челтәрләрдә җырчының чәчәкле костюмыннан көләләр (ФОТО)

Социаль челтәрләр гөҗ килә - җырчы Илназ Баһның үзенчәлекле сәхнә кәчтүме турында “токмачлар куерып” алды. Халык “Әстәгъфирулла!” “Абау!”, “Шушы да булдымы кием?!”, “Үлеш просто!” дия-дия әлеге кәчтүмне “чәйни”.

Берәү хәтта, җырчының “Аңла йөрәгемне” җырын исенә төшереп, аны кәчтүмгә туры китереп, болай дип язып куйган:

Аңла йөрәгемне.
Кара күлмәгемне,
Үтенәм, ялварам,
Зинһар, көлмә инде.
Күз сал ыштандагы
Алсу чәчәкләргә,
Шунсыз мәгънә дә юк.
Басу сәхнәләргә.

Җырчының күп сәхнә киемнәре башка артистларныкыннан аерылып тора шул. Соңгысы тамашачыны тәмам аптырашта калдырды. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен “Бу ни бу?” – дигән сорау белән Илназ Баһның үзенә мөрәҗәгать иттек.

- Бездә кеше бөтен нәрсәдән гаеп табарга ярата инде, - ди җырчы. – Артист бит ул аерылып торырга тиеш! Кемдер моңлы тавышы, кемдер җырның аранжировкасы, кемдер сәхнә бизәлеше белән истә кала. Мин исә менә шундый үзенчәлекле кием сайлау ягын карадым. Игътибар итсәгез, татар эстрадасындагы ирләр бертөрлерәк киенә. Ә минем башкаларга охшыйсым килми!

Илназның килеп чыккан вәзгыятькә исе китми. “Кайсы ягым белән булса да тамашачыда кызыксыну уятканмын икән, бу начар әйбер түгел, - ди ул. – Җырчыларның сәхнәгә ярымшәрә килеш чыгучылары да бар! Минем әлеге костюм исә “Килче, кил, тотып кара!” дип исемләнгән җыр өчен махсус тегелде. Ул җырда русча мотивлар яңгырый, костюмда да рус орнаментлары өстенлек итә, - дип аңлата Баһ. – Шул рәвешле без шаян җырга туры килә торган җиңел, язгы образ тудырырга уйладык”.

Костюмыгызның дизайнеры кем, дигән сорауга җырчы төгәл җавап бирмәде. “Безнең образ өстендә бер генә кеше эшләми”, - дип белдергән ул "Интертат.ру" сайтына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии