Илназ белән Гүзәлнең икенче уллары туды (ФОТО)

Күптән түгел генә җырчылар Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Икенче уллары дөньяга аваз салды. Балага Рамил дип исем кушканнар.

"Исемне олы улыбыз Камил сайлады. Ул энесен алып чыкканны бик көтте. Балалар бакчасыннан кайтуга кочаклый, үбә башлады, уенчыкларын китереп бирде, ризыкларны чәйнәп каптырды. Мәш килә. Болай ук көтмәгән идек, көнләшер дип уйладык. Әле бит үзенә дә 3 яшь кенә. Бик яратты энесен.

Камил тугач, ирем Илназдан бүләккә чәшке тун сораган идем. Бу юлы алдан ук күн мехлы пәлтәгә заказ биреп куйдым.

Икенче тапкыр әти булгач, Илназ тагын да ныграк әзерләнгән. Бала тудыру йорты каршында тамаша оештырды. Төрле костюмнардан киенеп, кызыклы номерлар белән каршы алдылар. Ә өйдә бик күп шарлар эленгән иде. Стенага: Яратканым, рәхмәт сиңа малай алып кайтканың өчен!", дип тә язган. Шулай яратылып, балаларыбызның игелеген күреп яшәргә язсын иде", дип белдергән Гүзәл "Ирек мәйданы" газетасына.

 

1

2

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии