Илназ Гарипов фокуслардан жыелган акчага памперслар алган

Күптән түгел генә Казанда җырчы Илназ Гариповның концерты узды. Анда ул җырлап кына калмыйча, тамашачыларга төрле фокуслар да тәкъдим итте. Фокуслардан җыелган акчага Илназ памперслар алган.

"Хөрмәтле дуслар, без сүзебездә тордык: Илназ Гариповның сольный концертында фокуслар вакытында җыелган 4600 сум акча тулаем памперслар алуга тотылып, Зорге 2а адресы буенча урнашкан 18нче номерлы балалар стационрына тапшырылды. Бу изге эштә катнашкан барлык тамашачыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез", дип язып куйган Илназның якын дусты Ренат Галиәскәров үзенең Instagram битенә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии