Илназ Гарипов концертына 1 сум түләп тә барып була

Татар эстрадасында бик тә үзенчәлекле җырчыларның берсе - Илназ. Ул үз концертларына бәяне башкалар сыман бер төрле түгел, ә кешенең статусына карап билгеләп чыккан.

Шушы бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле бәяләр таблицасына мин җырчының "вконтакте" сайтындагы битендә тап булдым. Мәсәлән, сугыш ветераннары концерт карау өчен 1 сум түләргә тиеш булалар, ә хезмәт ветераннары 33 сум. Яшьләр исә 70 сум, пенсионерлар 131 сум түләп керә ала. Күп балалы гаиләләргә ташламалар да каралган, алар нибары 13 сум түләп, әлеге концертны тамаша кыла ала икән. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии