Илназ Гарипов: “Мин җырчы түгел” (ИНТЕРВЬЮ)

Кызлар аңа гашыйк. Чибәр, хәрәкәтчән, аралашучан булуы, күңелгә үтемле җырлары белән алдыра бу егет. Туктагыз, болар бит барысы да конфет тышы гына, ә эчке дөньясы, тормышка карашы, фикерләү дәрәҗәсе нинди аның? Бүген без яшь җырчы Илназ Гариповны гади сәхнә вәкиле генә түгел, ә шәхес буларак ачарга булдык.

- Син кем?

- Мәхлүк. Ягъни мәсәлән, күк белән җир арасындагы тереклекнең бер төре.

- Җырчы кем ул?

- Халыкка хезмәт итүче һөнәр иясе. Урамда аяк киеме төзәтеп торучылардан берни белән дә аерылмый торган кеше. Халык нинди ямау сорый, шуны куярга тиеш бу ике профессия вәкиле дә. Чөнки без тамашачы куйган кагыйдәләргә буйсынып яшибез кызганычка каршы. Бездә җырчы әйтик дәүләткә каршы нинди дә булса җыр башкарса, ул бик тиздән ишетелми башлаячак. Шуңа күрә җырчы ул гади эшче.

- Син үзеңне уңышка ирешкән кеше дип саныйсыңмы?

- Саныйм. Санарга кирәк. Чөнки кеше эшләгән һәр эшеннән, аның нәтиҗәсенән тәм таба белергә тиеш. Түбәнлектән әкрен-әкрен генә өскә күтәрелүдән ләззәт ала белергә тиеш. Гомумән, әгәр кешенең бөтен нәрсәсе бар икән: машина, фатир, йорт һ.б., ул ләззәтне башка нәрсәдән эзли башлый күп очракта: хәмер, наркотик... һәм тормышын бик ямьсез тәмамлый. Минемчә, Мәскәү олигархларына караганда гади авыл халкы бәхетлерәк. Әйе, кемнәрдер яхшы машина, затлый йортларда тора, ләкин авыл халкы шат, көр күңеллелеге белән өстен. Азга гына да куана, ирешкәннең кадерен белү байларга хас түгел гадәттә.

- Ирләр елыймы?

- Елый. Ихлас елый. Минем андый хәл ярты елга бер булып ала. Тик торганнан да хәтта. Бушанып алам да тынычланам. Кайчак кемнеңдер авыр вакытта ярдәм кулы сузуы да күңелгә бәрә, андый очракларда да елаган бар...

- Нәрсәдән куркасың?

- Гомумән алганда, кеше белән ике хис идарә итә: ярату һәм курку. Минемчә, курку шул яраткан әйбереңне, кешеңне югалтудан килеп чыга да инде. Якыннарымны югалтырга куркам...

- Үлемнән куркасыңмы?

- Юк. Китаплардан укып беләм, үлемнән рәхәт әйбер юк. Шаманнар шундый эмитацияләр оештыра бит: кешене транска җибәрәләр, кешенең җаны тәненнән аерылып чыга, йөри, кире кайта. Шушы нәрсәне үткән бер абый әйткән: әгәр бөтен кеше үлемнең никадәр рәхәт икәнен белсә, суедцидлар саны бермә-бер артыр иде дигән.

- Кешеләрдә нинди сыйфат ачуыңны китерә?

- Икейөзлелек, ялганчылык. Дөрес, алдауның да төрлесе була. Кызык өчен алдауның бер начарлыгы да юк. Тормыш булгач алдаган да булды, алданган да булды...

- Авырлыкларны җиңәр өчен нәрсә ярдәм итә?

- Һәрбер авырлык – алыштыргысыз тормыш мәктәбе, кешене чыныктыру чарасы. Кыенлыклардан да позитив эзләргә тырышу булыша. 100 ишекне шакыйсың, шуларның берсе булса да ачыла. Гомумән, якыннарның исәнлек-саулыгыннан кала хәл ителмәслек проблемалар юк. Нәкъ менә шул вакытта без көчсез. Ә калган очракларга проблема буларак карарга кирәк түгел, бары шул гына.

- Җәмгыятькә синнән нинди файда?

- Татар телен саклап калуда азмы-күпме файдам бардыр дип саныйм. Минем җырларны руслар тыңлый, шуңа шааккатам. Кайсылары көйне ошатып аннан эчтәлеккә төшенергә теләп, җырларны тәрҗемә итүемне сорыйлар, шунысы күңелле.

- Җырчылар күп. Син башкалардан нәрсә белән аерыласың?

- Җырчы булмавым белән. Җырлау минем хобби гына бит ул. Мин көн-төн бизнес эше белән чабам.

- Бәхет нәрсә ул?

- Канәгать булуда. Анысы да чама белән билгеле, ирешкәнгә куана, аның кадерен белүдә. Мин бәхетле.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
25.04.2012 22:23:27

Җырчы,артист- иң түбән кеше дип саныйм.

Последние комментарии