Илназ Гарипов йөрәген кем яралаган?

Бер сөйләшүебездә Илназ Гарипов: "Арттан йөрүче кызлар күп, йөрәгемә хуш килгәне генә юк", - дип сөйләгән иде. Ә шушы көннәрдә Илназның, ниһаять, "соңгы тукталышын" табуы турында язып чыктылар. Имештер, җырчы аның белән танышырга теләвен белдергәч, кыз егетне кире каккан! Ләкин Илназ өметен өзми, уртак танышлары аша очраклы очрашу оештыра һәм нәтиҗәдә кызның йөрәген яулый.

Сөйгән ярын очраткан Илназ өчен чын күңелдән сөенеп, аның үзенә шалтыраткач, тагын бер яңалык билгеле булды: алар инде бергә түгел! "Мөнәсәбәтләребез бик җитди иде, шуңа да йөрәгем яраланды. Бергә төшкән фотоларны интернетка куйган идем, әллә күз тиде инде. Хәзер тиз генә гашыйк була алмам кебек", - дигән Илназ "Интертат.ру" сайтына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.11.2015 13:09:34

Дааа, илназ.. Синен дэ хэллэр минем кук икэн..

Последние комментарии