Илназ Сафиуллин яңа фатир алган

Күптән түгел Илназ Сафиуллин Казанның "Азино" микрорайонында ике бүлмәле фатир сатып алды. Җырчы аны өлешчә акча кертү юлы белән алган, ә моңа кадәр яшәгән фатирын сатып, акчаны бизнеска юнәлдергән.
Илназ шактый вакыт яңа фатирына сыйфатлы ремонт ясау һәм җиһазлар алу белән мәшгуль булган.
 
"Ишекләрнең үлчәмен үзем үлчәдем дә, кибеткә заказ бирергә килдем. Күксел соры имән (дымчатый дуб) төсендә тукталдым. Бу атнада ремонт эшләрен төгәлләргә исәп, Алла теләсә", - дип сөйләгән ул Intertat.ru хәбәрчесенә.
 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии