Илнур Баязитов дүртенче мәртәбә никах укыткан

13 гыйнвар көнне җырчы Илнур Баязитов никах укытты. Тормыш иптәше итеп Башкортстанның Яңавыл районы Асадыбаш авылы кызы Лилияне сайлаган. Бу – җырчының дүртенче никахы икән.

 - Аерылышуда гел ирләрне генә гаепли итеп калдыралар. Өч мәртәбә өйләндем, әмма бәхетнең нәрсә икәнен тоеп яшәмәдем. Күп очракта хатын-кыз гына бәхетле булырга тиеш сыман. Бер дә дөрес әйбер түгел ул. Кем белгән инде... Бәлки беренче мәртәбә 19 яшемдә өйләнәсе дә калмагандыр... Язмыш эше инде анысы... Аллага шөкер, бүгенге көндә бер улым белән ике кызым үсеп килә. Иң олысына 15 яшь инде. Яннарында булырга туры килмәсә дә, көчемнән килгән кадәр ярдәм итәм, - дип сөйләде Илнур Баязитов.

Дүртенче тормыш иптәше Лилия белән никахны Азнакай шәһәренең “Ак мәчет”ендә укытканнар. Илнур үзе тумышы белән Азнакай районының Балтач авылыннан. Бүгенге көндә дә әти-әнисе шунда гомер кичерә. Шулай да яшь пар никахны язга калдырырга теләгән. Әмма Илнур мәрхүм әтисен төшендә күреп, икенче көнгә үк никах укытырга була. “Быел гыйнварның 12 сеннән 13нә әтием төшемә керде. “Гыйнвар, 13”, - диде дә, мин кисәк кенә уянып киттем. Уянгач, аңламыйча тордым. Шуннан соң никах укытырга кирәклеген аңлатып кергәндер дип юрадым. Шул көнне үк Азнакайдагы хәзрәт белән сөйләшеп, кичкә никах та укыттык. Бу хәлләрдән соң әтиемнең башка төшкә кергәне булмады”, - ди җырчы. Никах шаһиты булып композитор Сафуан Хәбиров барган. Әлегә никахтан профессиональ фотолар әзер булмаса да, килгән кунакларның телефонга төшергән фотосын күрә аласыз.

Җырчы тормыш иптәше Лилия белән “Вконтакте” сайтында таныша. Ул чагында аның өр-яңа “Уйларымда син генә” исемле җырына төшерелгән клибы чыккан була. Илнур шушы клибын аңа җибәрә. Менә шуннан алар язышып китә дә инде. Ара ераклыгы да шактый була. Ул вакытта Лилия – Уфада, Илнур Азнакай шәһәрендә яшәгән. Бер елга якын язышып торганнан соң, икесе дә Казанга күченеп килә. Ярты еллап аралашкач, никах укыталар. Ә туйны яшьләр быел җәйгә ясарга ниятлиләр.

- Лилия алган белеме буенча эстрада өлкәсендә кайнамаса да, иҗатымны аңлый торган кеше булып чыкты. Ул үзе бухгалтер, менеджер һөнәрләрен үзләштергән. Иреннән ике ел элек аерылган. Беренче сыйныфта укучы Илфат исемле улы бар. Бүгенге көндә өчәүләп яшибез, – диде Илнур Баязитов.

Җырчының февраль аеннан сольный концертлары башланып китә. Әлегә шул оештыру эшләре белән йөргән чагы. Әйтергә кирәк, аның концертларына килгән тамашачы җырчының тормыш иптәшен шунда күрә алачак. Синтезатор артында басып торучы мөлаем кызны күрсәгез, ул Лилия үзе булачак. Ә без, үз чиратыбызда, «яшьләр»не тагын бер кат никах көннәре белән котлап, озын һәм тигез гомерләр теләп калабыз!

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
31.01.2015 14:59:25

шулай инде...Куп ирлэр алимент тулэп, уз балаларын чит ирлэрдэн тэрбиялэтэлэр... Моны тэрбия дип булса! Кеше колкесе, ни файда бу язмадан???

31.01.2015 10:07:20

Шушы никахта тукталып калсан ,эйбэт инде .Гел хатын аерып,балалар калдырып. Узенэ ал син ул балаларны ,дин буенча шулай ул.

30.01.2015 21:55:47

Котлы булсын дүртенче никахың, энекәш! Рәхәтен күр! Иншаллаһ, бишенчесе дә озак көттермәс болай булгач. Үкенечтә калдырмагансың икән...

Последние комментарии