ИлСаф: «Тормыш мине үзгәртте»

Соңгы күрешеп әңгәмә коруыбыз моннан дүрт еллар элек булган икән. Ул очрашуда Татарстанның атказанган артисты ИлСаф миңа табышмак булып калды да – ачылып китүдән куркып, һәр сүзен җиз иләктән уздырып утырды димме шунда... Яңа ел бәйрәмнәрендә башкалада узган концертыннан соң күрешеп очрашкач, мин бөтенләй башка ИлСафны ачтым.

 Узган очрашудагы «керпе»леген дә аңлатып китте ул, Ходай Тәгалә сынаулары турында да үз тәгълиматын җиткерде, йолдызлык чире белән авырып алуын да телгә алды, безгә генә икенче никахында үсеп килүче улы турында да сөйләде...

– ИлСаф, сүзне Казанда булып узган концертыңнан башлыйсым килә: сыйфатлы иҗат җимешләре, кызыклы сценарий, бер сулыштан кабул ителүче видеоэчтәлек... җырчы буларак без синнән күптән менә шундый яңа сулыш, талпыныш көткән идек. Алайса, һаман да бер үк хитлар, бертөрлелек хозурында яши бирдең...
– Үзем дә элеккеге хитларымнан ялыккан идем. Бу аларны яратмау түгел – син әйткәнчә, бертөрлелек бәласе чабуга басканнан әйтелгән сүзләр. Ә быелгы яңа программам өчен яңа җырлар, яңа имидж мәсьәләсендә шактый тырыштым кебек – «Бәхет тукталышы», «Сихерле мәхәббәт», «Эх, гармунда уйный белсәм», «Сагындырма» кебек җырларны халык яратып кабул итте шикелле?
– Яратып кабул итү кызыксыну да тудырды инде – алай-болай гашыйк булмагансыңдыр?
– Матур машина, матур хатын-кызга әйләнеп карамаган, матурлыкны күрә белмәгән ирне мин ир-атка да санамыйм инде аны! Ә болай шаяруны читкә алып куйсак, ике еллап инде гашыйк булганым юк! Дөрес, тормышны ярату, аның һәр мизгелен күңел аша үткәрә белү халәтеннән чыкканым юк – табигать матурлыгы булсынмы ул, иртән офыкта кояш кызаруына соклану булсынмы... Һәр иҗат кешесе өчен әнә шундый гашыйк булу халәте мөһим – ансыз ничек иҗат итмәк кирәк.
– Җырларга гашыйк булу халәте белән ничегрәк – алар сине эзләп табамы, син аларнымы?
– Мин иҗатта консерватив кеше – яңалыкка җиңел бармыйм. Даими хезмәттәшлек иткән авторларым да бер кул бармагына сыеп бетәдер – Оскар Усманов, Фирзәр Мортазин, Наил Шәймәрданов, Марсель Иванов, Зөфәр Хәйретдинов. Эзләп табу мәсьәләсе иллегә илле – мине эзләп тапкан җырлар да җитәрлек, заказ биреп яздырганнары да байтак. Халыкка бит бүген нәрсә тәкъдим итәргә дә белмисең. Мисалга, «Бәхет тукталышы» дигән җырдагы тема – поезд темасын мин аның авторы Гөлнара Сабировага үзем заказ биреп яздырттым. Диңгез флотында хезмәт иткән кеше буларак, диңгез турындагы тематика да кызыксындырды – ул җырым әзерләнеп ята.
– «Агу эчтем» дигән җыр тәкъдим итеп тә шаккатырдың бит әле...
– Әйе шул (рәхәтләнеп көлешәбез)! Аның исемен, концертта әйтеп узганча, үзгәрттек инде. Рафис Габделганиевнең ул җырына «Сихерле мәхәббәт» дигән исем куштык. Җыр минем башкару стиленә туры килә дип саныйм. Алайса мине тамашачы гел «Әбиләр чуагы», «Игезәкләр», «Кайталар кыр казлары» аша гына кабул итте кебек.
– Профессиональ сәхнәдә ике дистә елга якын  булган ИлСафта зур үзгәрешләр чоры алайса?
– Мин тормышта да бик үзгәрдем. Ир-ат аеруча кырык яшьтән соң үзендә үзгәреш сизәдер – бу чорда караш утыра, кыйммәтләр үзгәрә димме... Сабырлык арта, кешеләргә карата мөнәсәбәттә нәзакәтлерәк була башлыйсың. Элегрәк юктан да күтәрелеп бәрелсәң, бу яшьтә инде андый кырт адымнарга бармыйсың – һәр кешедә иң беренче чиратта яхшылык күрергә өйрәнәсең. Мин дә, узган юлыма карап, берникадәр күләмдә нәтиҗәләр сиплим: заманында уңышлар җиңел килде кебек, йолдызлык чире дә урап узмады дип беләм. Халык шундук үз иткән ИлСаф ул чорда аның асылын, кадерен аңлап та бетермәде кебек. Бүген мин үз урыныма утырдым дип әйтә алам – «век живи, век учись» диләрме әле?
– Җырчы булып кына дөнья көтеп буламы, ИлСаф, әллә тагын иш янына кушын да булдыру кирәкме?
– Чын-чынлап үз эшеңә бирелсәң, җиренә җиткереп эшләсәң, була дип исәплим. Сәнгатьтә дә теләсә нинди бизнестагы кебек – башта исеме, сыйфаты булырлык товар җитештерергә кирәк, аннан шуны ипләп кенә сата белергә. Исемең, халык яратып кабул иткән иҗатың бар икән, җыр белән нишләп әле дөнья көтеп булмасын ди?! Ниндидер параллель эшләр алып бару комачауламый үзе. Мин, шәхсән, лифт урнаштыру эше белән  мәшгуль энекәшләремә булышам.
– Туган якларга кайту дигәннәре алайса бик сирәктер инде.
– Юк, туган ягым белән элемтәм һәрвакыт тыгыз булды. Туган авылым – Чүпрәле районындагы Яңа Кәкерледә яшәүче 78 яшьлек әнием Рушания янына ким дигәндә аена бер кайтып килергә тырышам. Ул төп йортта яши, җәен бала-оныкларыннан өзелеп торганы юк. Биш туган арасыннан беребез дә авылда кала алмадык. Аның сәбәбе бер генә – авылда эш юк.
– Улының гел тәгәрмәч өстендә булуыннан канәгатьме соң Рушания апа?
– Аның өчен улының танылган булуы зур шатлык инде, әмма юл белән бәйле эш булуын өнәми: «Бәлки, башка берәр эш карарсың?» – диештерә. Үзем дә шул фикергә килештерәм – гастроль тормышын киметеп, берәр эшкә урнашу җае комачауламас иде.
– Гастроль турың әле ярты ел алдан билгеләнеп куйган түгелме соң инде?
– Гыйнварда гына уналты концерт каралган инде! Нократ Аланы, Арча, Саба, Аксубай, Киров өлкәсе, Йошкар-Олада концерт куйганнан соң, февральдә Ульяновск, Дмитровград, Тольятти, Сызраньда чыгыш ясаячакбыз, Алла боерса. Март аенда Татарстан район-шәһәрләре булыр дип көтелә.
– Алай да Татарстан буйлап концертларың еш була дип әйтмәссең – әллә нигә бер генә концерт белән килеп чыга диләр синең турында...
– Татарстан тамашачысы бераз ял итсен дидем – ел ярым-ике елга бер тапкыр килсәң, көтеп алалар. Тамашачы чит өлкәләрдә дә хәзер концертка сусамый бит инде ул – анда да һәркөн концерт. Сагындырып тормыйбыз: без җырчылар күп бит ул!
– Сагынып көтеп торучы гаилә турында да сорыйсым килә – сине хәзер икенче гаиләле диләр?
–  Әйе, икенче гаиләмдә җиде яшьлек Җәмил улым үсеп килә, хатыным Зилә – балаларга бию дәресләре укыта. Беренче хатыным Миләүшә, егерме өч яшьлек кызым Энҗе белән аралашып яшибез, үпкә калмады дип беләм. Шулай килеп чыкты инде – тормыш борылмалардан тора...
– Җәмилне – ир баланы тәрбияләү кызлар үстерүдән аерыламы, ИлСаф?
– Ир балага караш үзгә – малай кешегә күбрәк әти кулы, әти тәрбиясе мөһим. Шуңа да күбрәк игътибар бирергә тырышам. Кызларым үскәндә гел юлда, гастрольдә булырга туры килде – үскәннәрен күрми дә калдым кебек. Аларга азрак җылы бирдем шикелле – хәзер шуны аңлап, улым белән күбрәк вакыт уздырырга тырышам.
– Кызларым, дигәннән, мин синең концертларыңда да, клипларыңда да чыгыш ясаучы кечкенә кызчыкны синең үз кызың Айгөлгә ишарә дип кабул итәм. Ялгышаммы?
– Мин балаларга, гомумән, күңел нечкәлеге –  йөрәк әрнүе белән карыйм... Шуңа да кечкенә кызчыкның клипларыма килеп керүе юктан була алмый. Телимме-теләмимме, шулай килеп чыга: үземнең бакыйлыкка күчкән кызыма ишарә ул... Айгөлгә быел унбиш яшь тулган булыр иде, аның киткәненә дә инде җиде ел була...
– Яра җөйләнмиме, ИлСаф?
– Яра басылмый да, җөйләнми дә – бераз тоныклана гына. Бала югалту ачысы күңелдән китә алмый, җанны җибәрердәй яра түгел ул – аны беркемгә дә күрергә язмасын! Мин дә шул яра, шул йөк белән яшәргә, эшләргә, җырларга өйрәнеп киләм.
– Иҗаттагы тукталышның да сәбәбе шул иде алайса?
Әлбәттә. Иҗатым берничә ел буе бер урында торып кала бирде. Күңел дә үсмәде, кулдан бөтен нәрсә төште кебек. Томанда яшәдем төсле. Әмма, шөкер, ниһаять, мин үз-үземдә позитив көч таптым – җанда ниндидер яңа омтылыш барлыкка килде. Күңелем тынычланды кебек – хәзер шуңа да иҗатка башаяк чумып, кинәнеп эшлисем килә.
«Шәһри Казан»
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.01.2014 11:34:46

Телисеңме, юкмы, җырчының кешелек сыйфатларына игътибар итмичә булмый - сандугач кебек сайраса да, койма ярыгына кысылган кәҗәдәй бакырса да, ул тавыш белән бергә сәхнәгә чыга. Балаларыңның күз яше аркылы корылган "яңа" гаиләдәге яңа "бәхет" күләгәсе икән ул...

Последние комментарии