Илсөя Бәдретдинова: “Авызым тулы кан булса да төкермим!” (ИНТЕРВЬЮ)

Илсөя Бәдретдинова репертуарында халык җырларыннан кала барлык җырлары да тормыш иптәше – журналист Илфак Шиһаповныкы. Җырлары гына иренеке түгел, ә гомумән зур сәхнәгә күтәрелүе дә, ныклап торып җырчылык карьерасын башлап җибәрү дә – Илфак абый башлангычлары. Бүгенге сөйләшүдә сүз ул хакта гына түгел...

 -Илсөя, сез гастрольләр белән йөрү буенча рекорд куярга җыенасыз бугай?

-Әллә ничә елга бер Казанда сольный концерт куеп кына тамашачы мәхәббәтен саклап калу мөмкин эш түгел. Елның яртысын өйдә тормыйбыз инде (көлә). Кая барсак та, яратып кабул итәләр, Аллага шөкер. Халыкка якын булырга кирәк дип уйлыйм. Кайчакларда аена 27 шәр концерт куела. Гастрольләрнең дә үз тәртибе бар: бер районда биш авылдан да артыкка бармыйбыз, чөнки арттырып җибәрү булыр иде. Өчәр сәгатьлек концертлар уздырабыз.

-“Ленин бабакай” дигән җырыгызда “...Ничек бар, шулай әйтәм, Кисмәсләр әле телне!” дигән сүзләр яңгырый. Артыгын әйткән өчен “куркытмыйлармы” соң?

- Дөресен әйткәнне сирәкләр генә кабул итә ала шул! Сәхнәгә үк шундый төртмәле җырлар белән чыккач булды инде ул “кисәтүләр”. Кайбер районнарга концерт белән кереп булмый иде хәтта. Хәзер инде андый нәрсә юк. Моңа әйтеп мәгънә юк диделәр бугай (көлә). Татарстан, Башкортстан, Пермьне рәхәтләнеп әйләнәбез.

-Сезнең төркемдә эшләүчеләр нинди булырга тиеш?

-Төркемебезгә килгәндә, берсе дә җырчы да, юморист та булып килми. Безгә килгәч артист булалар. Минем белән эшләгән кеше – ул минем кеше булырга тиеш! Төрле очракларда таянырдай, ышанычлы кеше. Сәхнәдә чагында да әллә нинди хәлләр килеп чыга. Мәсәлән, шулай бер җырлаганда күлмәгемнең “замогы” аерылып китте. Алыштырырга кереп киткән идем, музыкантларым өченче куплетны рәхәтләнеп җырлап ята. Аларның һәрберсенең алдында микрофоннар тора бит, җырның сүзләрен беләләр. Көлештек инде. Безнең арада иҗаттан кала да дустанә мөнәсәбәтләр, бер-беребезгә тормышта да ярдәм итеп торабыз.

-Сәхнәдән тамашачы язган хатларның барысын да укыйсызмы?

-Әйе, язганнарның бөтенесен дә укып барам. Әгәр инде шул дәрәҗәдә сәхнәдән укырга ярамый торган булса, аны да рәтләп, төзәтеп әйтеп куям. Чөнки ул бит тамашачы фикере, аның әйтергә теләгән уен җиткерергә кирәк, дип саныйм. “Минем ирем сине ярата, мин сине күралмыйм”, – дип тә язалар. Андыйларга шатланыгыз гына, ирегезнең зәвыгы шәп икән, дип шаяртам.

-Билетларыгыз әйбәт сатыла бугай. Моның белән аерым шөгыльләнүче кешегез бармы?

-Без һәрвакыт ачык касса белән эшлибез, тамашачылар билетларны бары тик кассадан гына сатып алып киләләр. Концертка очраклы рәвештә килеп эләгүчеләр юк, дип әйтергә телим. Түрәләргә билет алыгыз дип беркайчан да барганым юк! Концертка ничә кеше килсә дә җырлыйбыз: йөз кешегә дә, 400-500 кешегә дә. Ул бит минем тамашачым!

-Концертыгыз өзелгән чаклар булдымы?

-Былтыр Уфада өч көн концерт куйганнан соң, соңгы кичтә тавышым бетте. Актык җырларны көчкә җырлап чыктым. Икенче көнне үк Эстәрлетамакта концерт — әле анда иң беренче чыгыш ясавым. Билетлар да бик яхшы сатылган иде. Ә тавыш юк. Уфада кундык. Иртән торгач җырлау түгел, сөйләшә дә алмыйм. Нишләргә? Халык дөрес аңламас, менә үзен әллә кемгә куеп килми калды дип сөйләр, я булмаса башка берәр сәбәп уйлап табар, әйдә барып аңлатыйк, диде Илфак. Барып кердек – халык җыелган. Алар арасына чыктым да, музыкант малай мин пышылдап әйткәннәрне кычкырып сөйләп торды. “Минем тавышым юк, сезнең алда бүген җырлый алмыйм. Мин дә тере кеше – була торган хәл, тавышым рәткә килгәч, концертны һичшиксез, куябыз. Машинада аппаратурам төялгән, унбиш минут эчендә сәхнәгә урнаштыра алабыз. Әгәр теләсәгез, мин сезгә өч сәгать буе фонограммага да җырлап китә алам. Сезгә бу кирәкме?”- дип сорадым. Аңладылар мине! Мәдәният йортында эшләүчеләр концертлар өзелгән очракта халык, килсәк яңадан сатып алырбыз, дип билетларын тапшырып китәләр иде диделәр. Ә безнең концерттан бер генә билетны да кире тапшыручы булмаган. Халыкның үзенә килеп аңлаткач, минем хәлгә керделәр. Тавышым чыккач, Эстәрлемтамакта гөрләтеп концерт куйдык.

-Илсөя апа, сез төрле ырымнарга, сәхнә белән бәйле юрауларга ышанасызмы?

-Юк, ышанмыйм! Тик минем белән шундый кызыклы хәл булган иде... Шулай бер концерт белән “Бәкер” шифаханәсенә барырга чыктык. Чакырганда ук: “Ял итүчеләр күп түгел, кеше җыелырмы икән инде”, – дип кисәтеп куйдылар. Барыбер барырга булдык. Юлда шофер машинаның нәрсәсендер карап алырга туктады. Без кабинада утырабыз. Шунда күзем кыр уртасындагы бер кара йомгакка төште. Игътибар беләнрәк карагач, моның әле яңа гына туган эт баласы икәнен аңладык. Тизрәк төшеп янына бардык, бик кечкенә инде! Әле аны китереп адаштырып кына калдырмаганнар, карны казып шунда утыртып киткәннәр. Өскә үрмәләмәкче була, көче җитми – кире аска шуа, шундый кызганыч инде кыяфәте. Машинага алып килеп җылыттык, “Бәкер”гә килеп җитүгә ашаттык. Концертка килгән кешене күрсәгез! Шунда эшләүчеләр гомер дә моның кадәр кеше җыелганы юк иде, болар ял итүчеләр генә түгел, диләр. Бик уңышлы концерт булды ул.

Икенче көнне үк тагын бер хәл. Өйдә Мортаза кушаматлы бик зур ата мәчебез бар. Концертка чыгып китергә җыенып йөрим, Мортаза урамда бик пычранып кайткан. Кертмәдем, өйдәгеләргә дә мин кайтмыйча кертмәгез, бөтен җирне буйый хәзер, кайткач юып кертермен, дип әйтеп калдырдым. Мәчебез усал гына карап, коридорда утырып калды. Бервакыт Илфак шалтырата: ишекне тырный, бертуктаусыз мырлый, кертимме, ди. Кертмә, мин әйтәм. Ярар, концерт бетте, кайтырга чыктык. Юлда машинабыз ватылды, берничек тә төзәтерлек түгел. Кыр уртасы, ике яктагы шәһәр аралары 100 әр километр. Нишләргә белимчә тордык, бик туңдык. Таксилар чакырттык, өшеп өйгә кайтып җиткәндә, иртә җиткән иде инде. Мортаза утыра ишек төбендә. Әйдә кер, дигәч тә керми. Хайваннарга карата нинди мөгалләмәдә булырга кирәкне тагын да ныграк аңладым инде шул чакта. Болай да ишегалдындагы бөтен эт-мәчеләрне, күгәрченнәрне ашатып торам. Алар мине таный башлады инде (көлә).

-Сәхнәдән бик кыю, көчле фикерләр җырлаучы “усал” Илсөя тормышта да шундый кешеме? Гайбәт сүзләр ишеттерергә җөрьәт итүчеләр бармы?

-Төрле кешеләр бар бит инде, андый сүз сөйләүчеләрне чын күңелдән кызганам мин. Димәк, үзенең шәхси тормышы, гаилә мәшәкатьләре юк инде аның. Башка эше булмаган кешенең генә икенче берәүне тикшерегә вакыты була. Минем, мәсәлән, кеше сөйләп йөрергә теләктән бигрәк, вакытым да юк. Көчле дигәндә, дөнья булгач, төрле чаклар була инде, авыр вакытлары да. Анысын кешегә күрсәтергә бер дә яратмыйм, авызым тулы кан булса да төкермим! Беркемгә дә зарланганым юк. Елыйм икән, бары тик үзем янында гына!

-“...Бер нәрсәдән курыкмыйбыз,
Без бит мишәр балалары!”
Мишәр Илсөя нәрсәдән курка?

-Курку дип әйтү дөрес тә булмастыр. Тормыштагы иң кадерле нәрсәм – гаиләм, якыннарым исән булсын. Улым өчен дә гел борчылып торам. Ул әле бала гына – безнең ярдәмгә мохтаҗ бит. Ә калганнары куркыныч түгел, исәнлек булса, җиңеп чыгарлык, дип уйлыйм.

-Улыгыз Нариман ниләр белән кызыксына?

-17 нче татар гимназиясендә белем ала. Бишлегә генә укый. Бөтенләй җырлый белми (көлә). Хәзер үк минем гаиләмдә иҗат кешесе булмаячак, ди. География, зоологияне бик яратып өйрәнә, үзлектән китаплар күп укый. Кошлар, хайваннар дөньясы турында бөтен мәгълүматны белә. Гаҗәпләнеп тә куям хәтта. Концертлар, гастрольләр белән йөреп, кайчакларда әти-әниләр җыелышы, төрле бәйрәм, чараларда катнаша алмыйм. Әле бала гына булса да, бөтен нәрсәне олы кешеләрчә аңлый, миңа ачуланмый. Моның өчен мин бигрәк тә шат!

-Сез ирегез белән язылышмаганмы?

-Әйе! Мин моның бернәрсәгә дә кирәген тапмыйм. Бергә яши башлавыбызга 13 ел була, Аллага шөкер, бик матур яшибез. Безнең яшь арабыз 13 яшь бит. Мин аңа Илфак абый дип кенә йөри идем, аннан соң без бик якын дусларга әйләндек. Бергә тора башлаганда, бер-беребез турында инде бөтен нәрсәне дә белә идек! Һәрбер ваклыкларга кадәр. Шуңа тормыш итә башлавы да бик җиңел булды. Ул һәр нәрсәдә миңа терәк!

-Илфак абыйның беренче гаиләсендәге балалар белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

-Аның балалары, бигрәк тә кызы белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Алар белән аралашып, йөрешеп, һәрвакыт ярдәм итеп торабыз. Әйткәнемчә, мин Илфак турында алдан ук барысын да белдем бит. Хәтта хатыны белән дә кара-каршы утырып, сөйләшеп аңлаштык. Сүз уңаеннан, ул зифа буйлы, бик акыллы һәм нәзакәтле ханым.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Кадрия ХӘСӘНОВА
Чыганак.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.04.2013 14:05:36

Илфак хатыны молодец.

26.04.2013 12:17:03

Гастрольләрнең тыгызлыгы тамашачының кимүе белән бәйле бит инде. Илсөяне аңлаучы тамашачы бер йомарлам гына калып бара. Теләсәң теләмәсәң дә ашыгырга кирәк. Урыска әйләнгән яшьләргә Ленин бабай да, калхуз да кызык түгел.

26.04.2013 09:20:46

манчыган Бэдретдинова))шулай кирэк...Маладис.Син татар халкына бик кирэк.унышлар.

Последние комментарии