Илсөя Бәдретдинова хастаханәгә эләккән (ВИДЕО)

Кичә генә самолет белән Уфага килеп төшеп, көне буе радио-телевидение тапшыруларында туры элемтәдә әңгәмә корып йөргән җырчы Илсөя Бәдретдинованың хәле авыраеп, Уфадагы хастаханәгә эләккән. Җырчының концерт директоры Гүзәл Кәрәмиева үзенең Инстаграм сәхифәсендә «Нишләптер кинәт әллә нәрсә генә булды бит әле», дип яза.
Видеода Илсөягә тиз арада система куйганнарын һәм укол ясаганнарын күрәбез. Кадрлардан күренгәнчә, Илсөя үзе аңында һәм сөйләшә. Үзенә ярдәм иткән табибларга рәхмәтен белдерә, дип хәбәр итә Интертат.
 
Концерт программасы буенча җырчының бүген Себер ягында гастрольләре башлана. Шуңа ул кичә Уфадан Нижневартовск шәһәренә очасы булган.
 
Соңрак Илсөянең сәламәтлегенә куркыныч янамавы, савыгып, аякка басуы турындагы хәбәр җырчының Инстаграм битендә пәйда булды. Ул үзе өчен кайгыручыларга рәхмәтен җиткерә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии