Илсөя Бәдретдинова: «Кодрәтемнән килсә, 2016 елны тормышымнан сызып атар идем»

"Яңа елны өйдә каршы алам. Былтыр улым белән икәү генә каршы алдык. 2016 ел авыр булды. Кодрәтемнән килсә, аны тормышымнан бөтенләй сызып атар идем. Киләсе ел, Алла боерса, шәп булыр әле. Рәхәтләнеп яшәп китәрмен.

 Әмма, ни дисәм дә, тормышка зарланмыйм. Интернетка керсәң, кемнең өе янган, кемнең баласы гарип – ярдәм сорыйлар. Әбием дә әйтә торган иде: “Үзеңнең бәхетле икәнеңне аңлар өчен, үзеңнән авыррак хәлдә яшәгән күршеңә кара”, - дип. Чынлап та шулай. Быел бит кәбисә елы булды, күпләр өчен җиңелдән булмады.

2016 елның иң истә калырлык вакыйгасы – ул диваннар кибете ачуым. Сату начар барыр дигән идем, алай бөтенләй “минус”ка китәрлек түгел. Җиңел әйбер түгел инде, эшләп карамыйча аңламыйсың", дип белдергән Илсөя "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии