Илсөя Бәдретдинова: Конкуренция булган саен сыйфат, дәрәҗә арта

9 декабрь көнне Казанда “Болгар радиосы” V “Алтын йолдыз” милли музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узачак. Җырчылардан тыш композиторлар, җыр авторларын да бүләкләячәкләр. Быел беренче тапкыр “Елның иң яхшы аранжировка ясаучысы” билгеләнәчәк.
Концертка килгән һәр тамашачы “Бергә булыйк” дип язылган алтын йолдыз формасындагы түштамга белән кайтып китәчәк. Оештыручылар журналистларга премиянең кайбер серләрен чиштеләр.
 
Быел премия 35 номинациядә тапшырылачак. Аларның 30ы җырчылар. Барысы да “Болгар” радиосында иң еш халык сораган җырлар, смс тавыш бирүләр нәтиҗәсендә сайланып алынган. Кемнең кайсы номинациядә җиңәчәге ахыргача сер булып саклана. Җырчылар үзләре дә: “Нинди җыр башкарачагыбызны, көндәшләребезне белмибез”, – диләр.
 
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Наилә Хәйдәрова әйтүенчә, быел беренче тапкыр «Иң яхшы аранжировка ясаучы»ны билгеләячәкләр. Номинантлар сер булып калса да, бу юнәлештә җиңүче инде билгеле. Күп җырларның аранжировка авторы – Марат Мухин.
 
– Гадәттә, җырны игълан иткәндә шигырь авторын, композиторын әйтәләр, ә аранжировка ясаучы читтә кала. Мондый номинацияләр булдыру кирәк дип саныйм, чөнки җырның уңышы – аранжировка ясаучыдан тора. Йә ул җырны үтерә, йә популяр итә, – ди Марат үзе. Аны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева да мактап куйды.
 
– Маратка җырчылар бер ел алдан языла. Өч нотадан торган җырдан да шедевр ясый белә Марат. Уңышлы аранжировка ясалган җыр – бәхетле җыр. Безгә аранжировка ясаучылар мәктәбен үстерергә кирәк, бу өлкәдә эшләнәсе эшләр җитәрлек, – ди Венера Ганиева.
 
Быелгы премиянең тагын бер яңалыгы – “Легенда” номинациясендә өлкән җырчы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны бүләкләячәкләр. Һәр җырчыга “Алтын йолдыз” сыны тапшырылачак.
 
Тамашаны “Болгар радиосы” хезмәткәрләре Ләйсән Гарифуллина, Илфар Кәримов, Гөлназ Фәйзрахманова, Илфак Хафизов алып барачак. Аларга образны дизайнер Наҗия Галимова сайлаячак.
 
Бу юлы сәхнә бизәлеше, төрле шоу эффектлар тудыру өчен Мәскәү белгечләрен җәлеп иткәннәр. Ничек кенә булмасын, миллилеккә, халыкчанлыкка төп игътибар биреләчәк, ди оештыручылар. Премия тапшыру тантанасын оештыру ничә сумга төшкәнен, җырчыларның күлмәкләре хакын да сер итеп калдырдылар, ә менә тамашага билетлар 800 сумнан алып 2500 сумга кадәр тора ди. Иң мөһиме – бу концертка берәү дә билетны мәҗбүри алып килми, үз теләге белән, ишетәсе килгән җырларны тыңларга дип килә, – ди Венера Ганиева.
 
Илсөя Бәдретдинова, җырчы:
– Һәр проектның үз җаны,үз юнәлеше була. Проектлар күп булу да кирәк. Конкуренция булган саен сыйфат, дәрәҗә арта. “Болгар радиосы” милли премиясен тапшыру ул җанлы, җылы, милли, үзебезчә проект. Мин монда җырчыларны чынлап та халык сайлаган дип ышанам. ”Болгар радиосы”ның үзендә дә рәхәт мохит. Мин анда һәрчак өйгә кайткан кебек барам. Бу әлбәттә, җитәкчелеккә, анда эшләгән хезмәткәрләргә дә бәйле.
 
Венера Ганиева, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты:
–  Бу ел минем өчен аеруча истә калыр, мөгаен. Юбилейлар елы булды. Иҗатыма 35 ел, җырчылар әзерли торган кафедрама 20 ел, “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясен тапшыру проектына биш ел. Хәзер мин үземнән бигрәк, шәкертләрем өчен борчылам. Шундый милли проектлар ярдәмендә татар моңын саклап калып, буыннан-буынга җиткерү мөһим.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии