Ильвина гаилә хәле турындагы имеш-мимешләргә нокта куйды

Татар эстрадасының зәвыклы җырчысы Ильвинаның шәхси тормышы турында төрле имеш-мимешләр ишетелде. Янәсе, ул тормыш иптәше белән бергә яшәми. Моның хакмы-юкмы икәнен җырчы безгә тәгаен әйтте.
– Бу сүзләр дөреслеккә туры килми, бар да яхшы, Аллага шөкер.
– Ильвина, синең буш вакытыңны туры китерү кыен. Эш планын алдан билгеләп, теркәп куясыңмы?
– Гадәттә, эш планы бер атна алдан билгеләнә. Алар арасында эш чаралары да, шәхси шөгыльләр дә бар. Ләкин планлаштырылмаган чаралар да булгалый.
– Кызың Раянага 4 яшь кенә булса да, әллә ничә төрле шөгыле бар икән.
– Хәзерге вакытта Раяна бассейнга йөри, инглиз төрен өйрәнә һәм музыка белән шөгыльләнә.
– Ильвина, иҗатта нинди яңалыкларың бар?
– Артистлар белән бер проект өстендә эшлибез, әмма әлегә ул турыда сөйли алмыйм...
Ильвинаның тормыш иптәше белән яшь аермасы 10 ел. Үзе әйтүенчә, бу күп түгел, хатын-кыз үзен ир артында, ышанычлы хис итәргә тиеш.
Чыганак: "Интертат.ру"
Комментарии