Ильвина: "Кияүдә булу минем өчен мөһим түгел. Бәхетле булу кирәк"

Эстраданың үзенчәлекле тавышлы, зәвыклы җырчысы Ильвина туры эфирда аралашканда "мин - гаилә кешесе, хатын һәм әни" диде. Күпләр Ильвинаның бу сүзләрен дөрес аңламаган булса кирәк, янә кияүгә чыккан, дип сөйли башладылар.
Без бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булдык, үзеннән сорадык.
 
- Мөгаен, мине дөрес аңламаганнардыр. Беренче чиратта, тормыштагы иң мөһим ролем - хатын һәм әни булу. Икенче урында исә - карьера. Мин шуны әйтергә теләдем. 
 
- Ильвина, якын арада кияүгә чыгу ихтималың бармы?
 
- Кияүдә булу минем өчен мөһим түгел. Бәхетле булу кирәк.

- Син бүгенге көндә бәхетлеме?
 
- Аллага шөкер!
 
Билгеле булганча, Ильвина онлайн-концерт барышында үзенең иҗаты һәм тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Җырчы иң яраткан "Түзә йөрәк" җыры турында: "Мин аны дүрт ел җырлый алмадым. Аның өчен өлгереп җитәргә, шул юлны үтәргә кирәк иде. Мораль яктан да, физик яктан да", ди ул.
 
Кызы турында да сөйләп алды. 8 яшьлек кызы матур җырлый, биергә ярата, инглиз телендә сөйләшә һәм архитекторлыкка укый икән.
 
Лена РӘХИМОВА, ШК
 
Фото: vk.com

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии