Ильвина көчле булудан туйган

Концерт дәвамында башкарылган җырларның күбесе салмак иде. Аларны тыңласаң, Ильвинаны ничектер кызганып куясың. Ильвинаның үзен яисә ул уйнаган образны сөю читләп үткән төсле тоелды. Һәр җыры шуның турында бәян итә иде: «Бер тамчы наз эзләп килдем сиңа», ‒ дип җырлый ул.
Тик сөйгән яры күзләрендә «боз салкынын тойгач», бер нәрсәнең дә мөмкин түгелен аңлап, ялгызы гына гомер кичүен дәвам итүче образ барлыкка килә иде. Ильвинаның үзенә охшаган образ, дип яза Интертат.
 
Ильвина, образда булганда, кайвакыт чәчкәләрне дә күрмәде. Аңа чәчәк бәйләме бүләк итәм дип килгән тамашачыларның күбесе тордылар-тордылар да, бүләкләрен сәхнәгә генә куеп киттеләр. Җырчыга тайпылырга ярамый иде төсле, чәчәкләрегез өчен рәхмәт дип әйтсә, образыннан «чыгып китәр» иде кебек. Ул җырлады да җырлады. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии