Иминлек догасы

Һәр кешенең бу дөньяда шатлыклы, имин тормыш кичерәсе килә. Чыннан да, кайгы-хәсрәтсез, бәрәкәтле, аяз көннәргә ни җитә?! Яңа гына өйләнешкән яшь парлар да сөйгәннәре белән тату, бәхетле тормыш юлы узу турында хыяллана. Башланган һәр эшнең уңышлы, атлаган һәр адымның хәерле булуын теләгән мөэмин-мөселманнар шул максаттан махсус догалар укый. Шуларның берсендә тәфсилләбрәк тукталыйк.

Һәр көнне иртән торгач, һәрберебез алдагы көнгә планнар кора. Кемдер эшкә җыена, кемдер өйдә кала, укучылар белем йортына юнәлә. Кая гына барып, ни генә кылсак та, һәрбарчабыз гамәлләрнең изге булуын тели. Эшләр яхшы барсын дип, берәүләр багучыга мөрәҗәгать итә, ә кемдер исә фен-шуй өйрәтә дип, төрле сүрәтләргә өмет баглый. Янәсе, бу сын акча, мал китерә, ә бу рәсемне элеп куйсам, дошман явызлыгыннан сакланачакмын. Дөрес, уңышсыз чорында кеше әллә нинди чараларга әзер, тик боларның барысын читтән күзәтсәң, бигрәк тә көлкеле күренеш булыр иде. Безне юктан бар иткән, безнең фәкать бәхетле булуны теләгән Аллаһу Раббыбыз бәндәләренең мондый гамәлләрен күзәтеп бер дә риза калмыйдыр, чөнки кешегә авыр чакларында ярдәм итә алу кебек зур куәт бары тик Анда гына.

Иманлы бәндә сәламәтлек, бәрәкәт яисә башка нәрсә сораганда Раббысы Аллаһка гына таяна. Шуңа да догаларны кешеләрнең гомерлек юлдашы дияргә була. Көн дә кирәкле догалар арасында иминлек догасы да лаеклы урында. Белгечләр фикеренчә, бөтен күңеле белән Аллаһка ышанган кеше һәр көнне иртәнге яктан шул доганы укырга тиеш: “Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фи һәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү”. Аның мәгънәсе шундый: “И, Раббым, мин Синнән бу көннең изгелекләрен сорыйм. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Шушы көндә генә түгел башка вакытта да миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине бәла-казадан сакласаң иде”. Әлеге доганы Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәр көнне кылган.

Аңлаганыбызча, әлеге дога үз эченә бу дөньяны да, ахирәтне дә ала. Һәммәбезгә олы үрнәк, төп укытучы булган Расүлебезнең бер хәдисендә “Дөньяда гамәл бар, хисап юк; ахирәттә хисап бар, гамәл юк”, - диелгән бик тирән мәгънәле сүзләр бар. Моннан аңлашыла ки, кыямәт көнендә җавап тотканда изге гамәл кылып, без үзебезнең хәлне никадәр генә яхшыртырга теләсәк тә, бу мөмкин булмаячак. Шуңа күрә моның хакта инде дөньялыкта ук кайгыртып куярга ашыксак иде. Ә туры юлдан нык атларга исә безгә һәрдаим догалар ярдәм итәр.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
17.06.2013 23:17:42

Алла,Раббым сузлэре баш хэрефтэн языла.

Последние комментарии