Иң матур татар кызлары ТОП-10 (ФОТО)

10 урын. Карина Абдуллина ( 1976 елның 13 гыйнваре) - чыгышы белән татар, Казахстан җырчысы һәм артисткасы. "Мюзикола" төркеме солисткасы.
9 урын. Айдан Шенер (1963 елның 1 марты) - "Королёк — птичка певчая" сериалында Фәридә ролен уйнаган артистка. 1877 елда Айданның туганнары мәҗбүри христианлаштырудан куркып, Казаннан Төркиягә китәләр. 2000 һәм 2004 елны Айдан Казанга кунакка кайта.
8 урын. Аида Гарифуллина (1987 елның 30 сентябре) - татар эстрадасы җырчысы.
7 урын. Нәфисә Хайруллина (1988 елның 3 феврале) - Галиәскәр Камал театры артисткасы. "Вконтакте"дагы бите: vkontakte.ru/id62165727
6 урын. Резеда Хазеева ( 1987 елның 12 ноябре ) - "Мисс Казань" 2009. "ВКонтакте"дагы бите: vkontakte.ru/id6738585
5 урын. Ирина Шарипова (1992 елның 7 феврале) - "Мисс Татарстан 2010", Беренче "вице-Мисс Россия 2010", "Мисс Мира 2010" конкурсында Рәсәйне күрсәтүче. Иринаны татар кызы дип атыйлар, ләкин аның туганнары арасында үзбәкләр, руслар һәм украинлылар бар. "Вконтакте"дагы бите: vk.com/irina_shar
4 урын. Алинә Кабаева (1983 елның 12 мае) - танылган спортчы. Берничә кат Олимпия уеннары чемпионы булды, бүгенге көндә Алинә - дәүләт Думасы депутаты. Алинә танылган футболчы Марат Кабаевның кызы. Әтисе чыгышы белән татар.
3 урын. Алсу (1983 елның 27 июне) - Татарстанның халык артисткасы. 2008 елда татар телендә альбомын чыгара.
2 урын. Ирина Шәйхрисламова (1986 елның 6 гыйнваре), күбрәк Ирина Шейк исеме астында танылган. Әтисе ягыннан - татар. Модель эше 2004 елда башланып китә. Ул чорда Ирина Чиләбедә узган "Супермодель-2004" бәйгесендә җиңүче була. 2005 елда ул Европада, аннары соң АКШта эшли башлый.
1 урын. Чулпан Хамматова (1975 елның 1 октябре) - иң матур татар кызы, театр һәм кино артисткасы.
Комментарии
Иң матур татар кызы - НӘФИСӘ!!!!!
Ин чибэре Шэрипова белэн Нэфисэ конечно!
Тик нигэдер блондинкаларга урын бирелмэгэн.
э гомумэн алсак Татарстанда куп чибэр туташлар хэм ханымнар!
алинэ бэширова ин матур татар кызы
Нәфисә, Алсу, Чулпан - аларын әйтсәң дә ярый инде. Нәфисә бигрәктә, үзебездә, Казанда, үзебезнең халыкка хезмәт итә. Ә Кабаева сы ниемә кирәк, чибәрлеге дә шуның кадәр генә, үзен татар дип тану башлавы да, депутатлыкка сикерер алдыннан гына барлыкка килде югыйсә.
Татарстанда яшэуче чын татар кызлары беткэн идемени, эллэ кайдагы, чыбык очы тал башы татар каны эз генэ кушылган катнаш халык кызларына урын биреп утырмасагыз.
барысы да бик матур кызлар. Ирина Шейкнын да татар кызы икэнен белмэгэн идем.