Бу атнага йолдызнамә

3-9 март көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Романтика һәм мәхәббәт фронтындагы батырлыклар турында онытып торырга туры килә. Үпкәләүләр, дәшми йөрүләр зыян гына китерәчәк.

Үгезбозау

Сез хәзершәхси ирек һәм бәйсезлеккә мохтаҗ. Гаилә тормышына яңалык, үзгәрешләр кертергә тырышыгыз. Эштә инициатива күрсәтүчеләр уңышка ирешә.

Игезәкләр

Башыгыз белән эшкә чуму гаиләдә проблемалар башлануга сәбәпче булырга мөмкин. Якыннарыгыз турында онытмагыз, эмоцияләрне тыеп торырга кирәк.

Кысла

Сәяхәткә чыгу, ял итү өчен кулай вакыт. Әле яз башланып кына килсә дә, кәеф күтәренке. Ял итү мөмкинлеге булмаса, шәхси тормышка вакыт табыгыз.

Арыслан

Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрнең көтелмәгән борылыш алу ихтималы бар. Үзегезне кулда тотарга тырышыгыз.

Кыз

Партнерлык мөнәсәбәтләренең ничек корылуы тулаем үзегезгә бәйле. Горурлыкны бер якка куеп торыгыз, беренче булып гафу итәргә өйрәнергә кирәк. Эштә бар да яхшы.

Үлчәү

Алда бик үк күңелле булмаган вакыйгалар көтелә. Ул сәламәтлек белән дә бәйле булырга мөмкин. Барысын да ничек бар, шулай калдырырга тырышыгыз.

Чаян

Йөрәктә йөргән мөхәббәт хисе канатлар куя. Иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнү тиешле нәтиҗәсен бирәчәк.

Укчы

Әлегә ял турында хыялланып та булмый. Ниятләгән сәяхәтләр дә сезгә бәйле булмаган сәбәпләр белән кичектерелергә мөмкин.

Кәҗәмөгез

Атныа яңа танышлар табу, партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен уңайлы булачак. Бер урында утырмагыз, командировкага чыгучыларның юллары уңа.

Сукояр

Яңа танышлар табу, аралашу даирәсен киңәйтү өчен кулай вакыт. Эш урынын алыштыру турында уйларга мөмкин.

Балык

Сезне уңыш көтә. Барлык башлангычлар да үсеш алырга сәләтле. Шәхси тормышта да уңай үзгәрешләр көтелә. Үз эчегезгә бикләнмәгез, башкалар да сезне яклар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.03.2014 00:04:12

11

Последние комментарии