Иң зур һәм иң кыйммәтле туй тортлары

Туй тортларының ниндиләре генә юк. Ә җир шарындагы иң кыйммәтле торт һәм иң зур тортны кайда әзерләгәннәр?

Җир шарындагы иң кыйммәтле туй торты Беверли Хиллздагы кондитер фабрикаларының берсендә әзерләнә. Аның бәясе 20 млн. долларны тәшкил итә. Бу – бер дә гаҗәп түгел, чөнки әлеге тортның өстенә бриллиантлар сибелгән була.

Дөньядагы иң зур туй торты Нидерландның Оммен шәһәрендә пешерелә. Әлеге кулинария могҗизасының биеклеге 18 метр 5 сантиметр, ә авырлыгы 5 тоннадан артык. Тортны пешерүдә 75 кеше катнаша. 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
08.08.2011 21:36:11

моны ничек ашарга икэн дип баш ватмадылар микэн???

Последние комментарии