Интернетта татар афишасы

Интернетта яңа татар проекты барлыкка килде - www.tatfiesta.ru. Әлеге заманча һәм уңайлы чыганак ярдәмендә интернет аша үз шәһәреңдәге бөтен татарча чаралар турында белеп тора аласың.

Русиянең татар җәмгыятьләре булган бөтен эре шәһәрләрендә дә татар телендә чаралар булып тора. Бу чараларга әзерләнү - концертмы ул, спектакльме, күргәзмәме яки иҗат кичәсеме - оештыручылардан күп тырышлык таләп итә. Һәм еш кына күпчелек татарларның шушы чара турында белми дә калулары күңелне нык төшерә. Кызганычка, бүген Русиянең күпчелек төбәкләрендә татарларга мәгълүмат таратуның нәтиҗәле ысуллары юк.

Яңа сайтның үзенчәлеге шунда: ул уңайлы һәм заманча гына түгел, ә анда теркәлгәннәр чаралар турындагы анонсны сайтны карап та белә алалар. Шулай ук анонслар кешенең электрон почтасына да килә. Анонслар хакындагы хатлар атнага бер килә һәм шул рәвешле туйдырып та бетерми, шул ук вакытта тиешле мәгълүматны вакытында җиткерә дә. Чараларны оештыручылар, уңайлы интерфейс хезмәттәшлеге ярдәмендә, үзләренең чаралары хакындагы мәгълүматны сайтка үзлектән кертә алалар.

Хәзергә бу сайтта Мәскәү, Казан, Екатеринбург, Санкт-Петербург белән Төмән шәһәрләре тулы куәттә эшли. Сайтта 400дән артык кеше теркәлгән инде. Бүтән шәһәрләр кулланучылардан ихтыяҗлар булу белән кушыла башлаячаклар.

Әлеге проектның авторлары - Мәскәү егетләре Ильвир Махуров hәм Эльдар Дайдиев бу сайт татарча чараларның Русиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче татарлар арасында популярлыгын арттырыр дип ышаналар. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии